Рөстәм Миңнеханов «Ел җитәкчесе-2017» республика иҗтимагый конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасында катнашты

25.12.2017

Бүген «Корстон» КСКК да (Казан) «Ел җитәкчесе-2017» республика иҗтимагый конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы узды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.

Тантана башланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар «Корстон» КСКК мәйданчыгында куелган «Форд» һәм «УАЗ» газ-мотор автомобильләре модельләре белән танышты.

Чара үткән елда республиканың икътисадый йомгакларына багышланган «Татарстан – 2017» документаль фильмын күрсәтүдән башланды.

Аннары чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте. Ул кыскача гына үткән елга йомгак ясады һәм 2018 елга төп бурычларны билгеләде, социаль-икътисадый үсеш бурычларын хәл итүгә республиканың  директорлар корпусы керткән өлешне билгеләп үтте һәм барысын да Яңа ел белән котлады, эшләрендә уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете теләде. 

Бездә күркәм гадәт бар: яңа ел алдыннан үткән елга йомгак ясау, алдынгы хезмәт коллективларын билгеләү һәм аларның җитәкчеләрен бүләкләү, диде Рөстәм Миңнеханов. «Республикада мул тормыш икътисад торышына бәйле, - диде Татарстан Президенты. – Узып баручы 2017 ел гади генә булмады, шуңа да карамастан, республикада җыелма төбәк продукты күләме үткән елның шушы чорына карата якынча 3%ка артты, сәнәгать продукциясе буенча – 2%тан артыграк, авыл хуҗалыгы продукциясе буенча 5%тан артык. Бу – безнең коллективларның, безнең җитәкчеләрнең, әлбәттә инде, федераль бюджетның, шулай ук республика һәм муниципаль бюджетларның күп өлешен булдыручы салым түләүчеләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Бүген Татарстан Республикасы – илдә салым түләүчеләрнең иң эреләреннән берсе. Ә Идел буе федераль округы кысаларында без беренче урында. Һәм бу сезнең һәм хезмәт коллективларыбызның казанышы», - диде Рөстәм Миңнеханов, чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

«Безнең республикада нефть эшкәртү һәм нефть химиясе өлкәсендә зур программалар гамәлгә ашырыла, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Без якын киләчәктә 6 млн. тонналык яңа нефть эшкәртү комплексын гамәлгә кертәчәкбез, «ТАНЕКО»да тагын 4 җайланманы эшләтеп җибәрәчәкбез. «ТАИФ-НК»да нефтьне тирән эшкәртү комплексы буенча эшләр тәмамланып килә. «Нижнекамскнефтехим»да «Этилен-600» гаять зур проекты гамәлгә ашырылачак. Республикада энергетика өлкәсендә зур проектлар гамәлгә ашырыла. «КАМАЗ» ГАҖ яңа модельләр, яңа кабиналар һәм яңа двигательләр эшли һәм чыгара.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды –«Дуслык» ордены, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале, «Фидакарь хезмәт өчен» медале һәм башкалар.

Татарстан Республикасы Президенты шулай ук Хәйриячеләр китабының сигезенче томын һәм Татарстан Республикасы Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу республика фондының рәхмәт хатларын тапшырды.

Аннары Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин җитәкчелегендәге конкурс комиссиясенең 2017 ел йомгаклары буенча «Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы лауреатлары турындагы  карары игълан ителде.  

Тантана барышында конкурста җиңүче 25 лауреат исеме игълан ителде.  

Лауреатларга конкурс нигезләмәсе буенча алтын күкрәк тамгалары һәм  дипломнар тапшырылды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.