Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды

26.12.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында - 52 Татарстан кешесе.

"Шулай без сезнең хезмәтегез, каһарманлыгыгызны, илебез һәм республикабызны ныгытуга керткән зур өлешегезне бәялибез. Эшләрен яратучы кешеләрнең энергиясе һәм сәләте фәндә, мәгарифтә, мәдәниятта һәм башка мөһим тармакларда иң кыю идеяләрчынга аша", - диде чыгышында Татарстан Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, бай тарихи һәм мәдәни мирас, күп гасырлык традицияләр, бердәмлек Татарстанны зур икътисадый, социаль һәм рухи яктан үскән төбәк итте. 

Аның сүзләренчә, бүген Татарстан - иң эре инвестицион, социаль-икътисадый һәм инфраструктура проектларын гамәлгә ашыручы, дөнья дәрәҗәсендәге ярышларны һәм форумнарны кабул итүче төбәк. 

"Сезнең ярдәмегез белән Татарстан зур уңышларга иреште. Безне Россиядә генә түгел, ә аннан читтә дә беләләр. Кадерле дуслар! Сезне бу югары дәүләт бүләкләре алуыгыз белән һәм якынлашып килүче яңа ел бәйрәме белән котлыйм", - диде Татарстан Президенты. 

Беренче булып Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышы ветераны Борис Кузнецовны бүләкләрделәр, аңа бүген 92 яшь тулган. Ветеранга Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтен тапшырды. 

"Бу безнең герой! Без Борис Кириллович белән бик горурланабыз. Ул Ватанына тугрылыклы хезмәт итте. Аның бүләкләре күп. Ул - Советлар Союзы герое. Без аңа туган көнендә файдалы бүләк әзерләдек - автомобиль", - диде Рөстәм Миңнеханов һәм Борис Кузнецовка машина ачыкычы тапшырды. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев