Бүген Казанда «Черек күл» паркында яңа шугалак ачылды. Ял итү зонасын торгызу нәтиҗәләре белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов танышты. Аны Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман һәм Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде.
Төрле яшьләрдәге кешеләргә мәдәни ялларын уздыру, гаиләләре белән бергә ял итү, уңайлы мохит бәрабәренә тормыш шартларын яхшырту – Россия Президенты Владимир Путинның Татарстанда гамәлгә ашырылучы стратегик инициативалары. «Без шәһәрләребездә һәм поселокларыбызда төзекләндерү гражданнар көткән дәрәҗәдә булсын өчен барысын да эшләргә тиешбез. Яңа парклар, скверлар, ял итү урыннары, җәяүлеләр урамнары, спорт белән шөгыльләнү урыннары булдырырга һәм булганнарын яңартырга кирәк», – дигән йөкләмә биргән иде РФ Президенты.
Казанлылар һәм шәһәр кешеләре яратып йөри торган «Черек күл» паркы паркларны һәм скверларны үстерү буенча республика программасы нәтиҗәсендә бөтенләй яңарды. Нәкъ менә бу парк Россиядә Театр елын һәм Татарстанда Лев Толстой елын уздыру үзәге булачак. Паркта бөек рус язучысына багышланган тематик зоналар да бар.
Быел күл төбен гидроизоляцияләү нәтиҗәсендә казанлылар монда җәен дә, кышын да ял итә алачак. Бүген ачылган яңа шугалак язга кадәр эшләячәк.
Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин «Черек күл» паркының тематик зоналарын карап чыктылар. Татарстан Президенты һәм Казан мэры паркны йөреп чыктылар һәм үзләре дә бозда шудылар.