Рөстәм Миңнеханов яңартылган А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музеенда булды

12.03.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов атаклы рус язучысы А.М.Горький һәм бөек опера җырчысы Ф.И.Шаляпин музеенда булды.

2016 елда учреждениеда зур күләмле төзекләндерү эшләре үткәрелде, шуның нәтиҗәләре турында музей директоры Марианна Гаврилова Татарстан Президента хәбәр итте. Аның сүзләренчә, элеккеге экспозиция мәйданы буенча да, экспонатлар саны буенча да күпкә ким иде. "Ике ел элек без яңа экспозициябезне ясадык. Ул вакытта мезеебыз "Горький исемендәге мәдәни-мемориаль музей" исемен йөртә иде, әмма чынлыкта ул 50 ел тирәсе Горький һәм Шаляпин музее иде. Хәзер уңышлы гына туры килгәнчә, музей туган көнендә без аны Горький һәм Шаляпин музее дип атыйбыз", - диде Марианна Гаврилова. 

Бүген А.М.Горькийга багышланган экспонатлар 4 мең тирәсе, ә Ф.И.Шаляпинга багышланганнары - 4 мең. Барлыгы музейда 700 дән артык төрде предмет тәкъдим ителә: фотографияләр, хатлар, Алексей Горький һәм Федор Шаляпинның шәхси әйберләре. 

Экспозицияне карагач, Рөстәм Миңнеханов ипи пешерергә өйрәтүче мастер-класста катнашты, аны балалар өчен "Трактиръ у Горького" кафесы оештырган.

Шуннан Татарстан Президенты республиканың иҗади интеллигенцияcе вәкилләре белән очрашты. 

 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.