Татарстан Президенты КФУ ның укыту-лаборатория кампусында булды

12.03.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда элеккеге хәрби госпиталь бинасында ачылган КФУ ның укыту-лаборатория кампусында булды.

Өч бина Казанның Карл Маркс урамында урнашкан. Хәзер әлеге биналарда КФУ ның Фундаменталь медицина һәм  биология институты бүлекчәләре урнаша, аларны ике блокка күлеп була - мәгариф һәм фәнни-тикшеренү. Югары уку йорты студентлары яңа аудиторияләрдә һзм эсперименталь операция бүлмәләрендә шөгыльләнәчәкләр. 

Корпусларның берсендә «Wet Lab» эсперименталь медицина буенча укыту-фәнни үзәге урнашкан. Биредә хайваннарга операцияләр ясау бүлмәләре, медицина юнәлешләре буенча вузны тәмамлаучыларны аккредитацияләү станцияләре бар. 

"Электән әлеге биналар 1842 елда госпиталь буларак төзелгән. Алар медицинага хезмәт итәчәкләр. Аерым бер юнәлеш сакланды. Объект яхшы сыйфатлы төзекләндерелгән һәм сафка кертелгән. Урнашуы да, тарихи эчтәлеге дә - барысы да исәпкә алынган. Минемчә, бу бик әйбәт проект. Без коллектив белән күп кат очраштык. Район сессияләре уздырдык", - диде сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре белән очрашуда Рөстәм Миңнеханов. 

Россия Президенты Владимир Путин сүзләренчә, 2018 елда сәламәтлек саклау өлкәсенә дәүләт федераль бюджеттан, узган елдагыларга караганда, күбрәк акча бүлеп бирәчәк. 

Соңгы алты елда Татарстанда сәламәтлек саклау учреждениеләрен зур күләмдә төзекләндерү эше алып барылды. Шул чорда республикада 2260тан артык медицина объекты төзекләндерелде һәм җиһазландырылды. 

"Кешеләр хакимиятне бер бөтен буларак бәяли. Халык таләпләре һәм өмете сигнал бирә, бөтен җирдә дә безнең эш төгәл һәм бердә алып барылмый. Медицина белеме системасы бар, сәламәтлек саклау системасы бар - алар бергә эшләргә тиеш. Бүгенгә төп бурыч - материаль-техник базаны тәэмин итү, медицина хезмәтенең тәэмин ителеше һәм сыйфаты", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Татарстан Президенты авыруларны профилактикалауга, дәваланучыларга хезмәт күрсәтү культурасына, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга аеруча игътибар итәргә өндәде. 

Госпиталь биналарын тулысынча төзекләндерүгә һәм җиһазлауга 397,8 млн. сум акча сарыф ителде - КФУ ның бюджеттан тыш акча чаралары, субсидияләр һәм «Связьинвестнефтехим»ның хәйрия акчалары. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "Татар-Информ" МА материаллары файдаланылды