Рөстәм Миңнеханов «Россия лидерлары» конкурсында җиңүче Александра Лебедева белән очрашты

19.03.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия лидерлары» бөтенроссия идарәчеләр конкурсында җиңүче Александра Лебедева белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. 

Искәртәбез, «Россия лидерлары» конкурсы 2017 елның октябрендә башланып киткән иде. Төп максаты – аеруча перспектив җитәкче-лидерларны ачу, үстерү һәм аларга ярдәм итү. Проектта катнашу өчен 200 меңнән артык  заявка бирелгән, шул исәптән 4,5 меңе – Татарстаннан. Финал быел февраль аенда Сочида узган. 103 җиңүче арасында Татарстаннан Александра Лебедева да бар. 

Мәгариф грантларыннан гайре (1 млн. сум), җиңүчеләргә остазлар – илнең күренекле бизнес һәм хакимият вәкилләре белән хезмәттәшлек итү мөмкинлеге дә бирелә. Александра Лебедеваны үзенә Татарстан Республикасы Президенты сайлап алган. Проект шартлары буенча перспектив идарәчеләргә остазлары белән кимендә дүрт очрашу каралган.   

«Россия лидерлары» конкурсында Татарстаннан юрист Илнар Гыйрфанов та җиңү яулаган. Аның остазы Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерации Советы Рәисе урынбасары Андрей Турчак булачак.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.