Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкына мөрәҗәгатендә Россия Президенты сайлауларында актив катнашулары өчен рәхмәтен белдерде. "Кичә без иледездә иң әһәмиятле сайлауларны уздырдык - Россия Федерациясе Президенты сайлауларын. Мин сезнең һәркайсыгызга тавыш бирүдә актив катнашканыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Шулай ук әлеге мөһим чараны оештыручыларга һәм үткәрүне тәэмин итүчеләргә рәхмәт сүзләремне җиткерәм”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
“Без көчле Россия, көчле Татарстан өчен. Сезнең сайлау бик мөһим иде. Илебез лидерына ярдәм итү, безгә Владимир Владимирович Путинның Федераль Җыенга Юлламасында яңгыраган яңа бурычларны хәл итү мөмкинлеген бирәчәк”, - диде Татарстан Президенты.
“Мин актив катнашуыгыз өчен, ихлас рәхмәт әйтәм. Барыбызга да республиканың, илнең чәчәк атуында уңышлар телим”, - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.