Рөстәм Миңнеханов Шанхайга эш сәфәренә килде

28.05.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Шанхайга (Кытай Халык Республикасы) эш сәфәре кыла. Төп максаты – Яңа үсеш банкының III еллык утырышында катнашу.   

Бүген Рөстәм Миңнеханов Яңа үсеш банкы президенты Кундапур Ваман  Каматх, Suzhou Wanshen flour products компаниясе (авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү) җитәкчелеге, Jiangsu Haowei Transportation (Traffic) Group компаниясе (светофорлар һәм юл тамгалары җитештерү) җитәкчелеге һәм Шанхай шәһәре мэры Ин Юно әфәнде белән очрашачак. 

Төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Яңа үсеш банкының III еллык утырышын ачу тантанасында катнашачак, шулай ук «Үзгәрүчән глобаль әйләнә-тирә мохитта финанслауны үстерү» семинарында чыгыш ясаячак.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.