Рөстәм Миңнеханов: Татарстан белән Шанхайның тыгызрак хезмәттәшлек итүенә мөмкинлекләр бар

28.05.2018

Бүген Кытайга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Шанхай шәһәре мэры Ин Юн белән очрашты.

"Шанхай халкы исеменнән сезне һәм делегациягезне безнең шәһәрдә сәламлим. Миңа сезнең белән янә очрашу бик шатлыклы. Сез - безнең олы дустыбыз", - диде мэр Рөстәм Миңнехановка. 

Ин Юн билгеләгәнчә, бүген Россия-Кытай мөнәсәбәтләре тарихында иң күтәренке дәрәҗәдә. Аның сүзләренчә, хезмәттәшлекне үстерүгә КХР Председателе Си цзинпинь белән Россия Президенты Владимир Путин арасындагы дустанә мөнәсәбтәләр уңай тәэсир итә. 

Ию Юн сүзләренчә, ике дәүләт арасындагы яхшы мөнәсәбтәләр төбәкара элемтәләрне үстерүгә дә уңай шартлар булдыра. "Соңгы арада Шанхай белән Татарстан арасындагы хезмәттәшлек үсә бара - сәүдә-икътисадый һәм башка тармакларда", - дип ассызыклады ул. 

Шанхай мэры билгеләгәнчә, хезмәттәшлек өчен перспектив юнәлешләрнең берсе - эре халыкара спорт чараларын оештыру һәм уздыру тәҗрибәсе белән уртаклашу. "Киләсе елда Казанда Ворлдскиллс стандартлары буенча 45 нче дөнья чемпионаты узачак. Шанхай эшче һөнәрләре чемпионатын 2021 елда кабул итәчәк. Без Татарстанга белгечләребезне, чемпионатны оештыру һәм уздыру тәҗрибәсен өйрәнү һәм киләчәктә аны үзебездә куллана алу өчен, җибәрер идек", - диде ул. 

Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә билгеләгәнчә. Шанхай - иң эре финанс үзәкләренең берсе. "Без сезгә карыйбыз. Шәһәрегез - дөньяда сәүдә, бизнес һәм икътисад үзәге. Биредә Яңа үсеш банкы штабы урнашкан. Шанхай үзгәреп тора, шәһәрдә халкы өчен дә, кунаклары өчен дә уңайлы шартлар булдырылган", - диде ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген Татарстан белән Шанхайның тыгызрак хезмәттәшлеге өчен бөтен мөмкинлекләр бар. "Бизнес элемтәләр, яңа технологияләр, мәгариф өлкәсендә багланышларны киңәйтергә кирәк. Бүген республикабыз вузларында 800 дән артык Кытай студенты белем ала. Алар санын арттырып була, - дип саный ТР Президенты. - Без Шанхайдан сәнәгать паркларын һәм махсус зоналар оештыру тәҗрибәсенә өйрәнәбез. Бу өлкәдә сез алда барасыз". 

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Шанхай мэрын 2021 елда Ворлдскиллс чемпионатын уздыру хокукын яулаулары белән котлады. Ул ассызыклаганча, бу бик әһәмиятле чара. "Шанхай бу чемпионатны тишле дәрәҗәдә уздырачагында шик юк. Сезнең эре чаралар уздыруда тәҗрибәгез зур. Без исә бөтен кирәкле мәгълүматны бирергә һәм тәҗрибә белән уртаклашырга әзер", - диде Татарстан Президенты. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.