Рөстәм Миңнеханов Казан үзәгендә тарихи үзәгендә объектлар реконструкцияләү һәм төзүнең барышы белән танышты

27.05.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан үзәгендә тарихи үзәгендә объектлар реконструкцияләүнең һәм төзүнең барышы белән танышты.  

Башта Татарстан Республикасы Президенты Кави Нәҗми урамындагы «СОлНЦе» урта белем интернат мәктәбенең 4 нче каттагы янкормасы  төзелешен карады.

Эшләр 2018 елның язында башланган. Генераль подрядчигы – «РСС инжиниринг» ҖЧҖ.

Икенче объект «XVIII гасыр Дворяннар собраниесе кунакханәсе бинасы» (Рәхмәтуллин ур., 6/9) федераль әәһәмияттәге мәдәни мирас объекты булды.  

Объектларда авариягә каршы эшләрнең барышы турында аңлатмаларны   «Ак Барс Девелопмент» компаниясе һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды вәкилләре биреп барды. 

Янәшәдә КФУ каршындагы Лобачевский ис.лицей урнашканга күрә, КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм лицей директоры Елена Скобельцина Рөстәм Миңнехановка бинаны киңәйтү фикере турында әйттеләр. 

Рөстәм Миңнеханов Мәгариф һәм фән министрлыгына бу тәкъдимне карарга һәм өйрәнергә кушты.  

Аннары Татарстан Республикасы Президенты Кави Нәҗми һәм Бауман урамнары киселешендәге «Грандотель» кунакханәсе» мәдәни мирас объектына юнәлде. «Барс Инвест Груп» компаниясе вәкиле бинаны реконструкцияләү планы турында сөйләде. Рөстәм Миңнеханов проектны хуплады. 

Шуннан соң объектларны карауда катнашучылар Казансу елгасы буендагы Түбән Елга аръягы дамбасына киттеләр. Хәзерге вакытта монда җәяүлеләр зонасы һәм шәәһр кешеләре өчен ял итү урыннары төзү проекты карала. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бу территорияне үзләштерү һәм үстерү буенча комплекслы план эшләнергә тиеш.

Шунда ук Рөстәм Миңнехановка Бишбалта территориясендә Казан адмиралтействосының 300 еллыгын бәйрәм итү чараларының планын тәкъдир иттеләр. Рөстәм Миңнеханов планнарны хуплады, шулай ук Кече Мәскәү урамындагы янгын каланчасын реконструкцияләү эшен башларга кушты.   

Аннары чарада катнашучылар «Храм-памятник Спаса Нерукотворного «Памятник павшим воинам» федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объектын (Киров дамбасы, 2) реконструкцияләүнең барышы белән таныштылар.  

Реставрация барышы турында фикер алышуда Казан һәм Татарстан Митрополиты Феофан да катнашты.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.