Рөстәм Миңнеханов VI республика ифтарында катнашты

26.05.2018

Бүген Казанда VI республика ифтары уздырылды. Чара Казан теннис академиясендә узды. Анда катнашучылар – Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казани мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, депутатлар, чит илләр консуллары, Татарстанның һәм Россиянең башка төбәкләренең дин әһелләре, православие һәм католицизм руханилары.

Быел ифтар ике көн булачак: бүген, 26 майда, – ирләр өчен, иртәгә, 27 майда, – хатын-кызлар өчен.

Чарага 10 меңнән артык кеше чакырылган – шул исәптән социаль якланмаган халык катламнары вәкилләре, күп балалы һәм керемнәре аз булган гаиләләр вәкилләре, сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, ятимнәр. 

Республика ифтары беренче мәртәбә бина эчендә уздырыла. Үткән елларда җәмыгъ намаз һәм авыз ачу ачык һавада уздырылган иде.   

Җәмыгъ намазга кадәр Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмыйгуллин хөтбә укыды.   

Намаздан соң кунакларны мәҗлес өстәле көтте.   

Оештыручылар кунакларны каршы алуга, җәмыгъ намазын оештыруга, ризыкларны бирүгә һәм соңыннан җыештыруга берничә йөз волонтер яшь кешене җәлеп иткән иде. 

Быел Республика ифтарын оештыручылар – Татарстан Республикасы Мөселманнары дини нәзарәте, Россия Мөселман эшкуарлары ассоциациясе һәм «Казан-Арена» АҖ.

Авыз ачуга ук Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмыйгуллин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән аралаштылар.

Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча ул «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли.

Без Ислам дөньясы белән актив эшлибез. Әле генә Казанда узган Kazansummit-2018 халыкара форумын искәртеп узды. 

Кыскача гына Татарстан Республикасы Президенты Петербург халыкара икътисадый форумы турында да сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бүген ифтарда 5 меңнән артык ир-ат катнаша, ә иртәгә хатын-кызлар киләчәк. «Безнең масштаблы чаралар уздыру тәҗрибәбез бар, – диде ул. – Бу – безнең гореф-гадәтләр, мөселманнар  районнардан бергәләп намаз уку өчен ифтарга киләләр».

Һәркем тынычлык һәм татулык тели, диде Рөстәм Миңнеханов, бу безнең республика, тулаем ил үсеше өчен бик мөһим. «Иң мөһиме – тынычлык һәм татулык, моның өчен бөтен шартлар бар, без моның өчен күп милләтле илебез җитәкчелегенә рәхмәтле», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмыйгуллин билгеләп үткәнчә, алтынчы тапкыр узучы республика ифтары – бик мөһим чара. «Бу, беренче чиратта, калебләребезне берләштерү өчен көчле корал, – диде ул. – Безгә башка конфессияләр вәкилләре дә килде. Бу, чыннан да, безне берләштерә», – диде Татарстан Республикасы мөфтие.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.