Татарстанга эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Патрушев «ККК белән эш итү системасын оештыру» 58 нче Инцидент утырышын уздырды. Утырыш эшендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Табигый байлыклар һәм экология министры Александр Козлов, Росприроднадзор җитәкчесе Светлана Радионова, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримов, юнәлеш ведомстволары, тармак компанияләре вәкилләре һәм Федераль Собрание вәкилләре катнашты.
Дмитрий Патрушев билгеләп үткәнчә, якындагы елларда илдә күп санлы инфраструктура объектлары төзергә кирәк булачак. Бүгенгә утильләштерү буенча берничә проект гамәлгә ашырылган инде. Ул эш динамикасын җитди үстерергә өндәде. Моның өчен проект документациясен бәяләү, подрядчыларның эш сыйфаты, күрсәтелгән ярдәм чаралары һәм графикны үтәү күзлегеннән чыгып, һәр объектны инвентаризацияләү таләп ителә.
"Һәрьяклы контроль зур төзелешләрдә генә тәэмин ителергә тиеш түгел. Бу "юл карталары" расланган башка юнәлешләргә дә кагыла. Аерым алганда, 2025 елда субъектлар 62 меңнән артык контейнер сатып алган, тагын 63 меңе быел сатып алынырга тиеш. Махсус техника паркын яңарту да дәвам итә. Ташламалы лизинг механизмы монда зур ярдәм булды. Шул рәвешле бер ел эчендә 1,5 мең чүп ташу машинасы һәм башка җайланма сатып алынды", - дип ассызыклады Дмитрий Патрушев.
Ахырда вице-премьер һәр төбәктә урыннарга чыгачак, объектлар төзелеше статусын билгеләячәк һәм килеп туган проблемаларны оператив хәл итәчәк эш төркеме булдыру бурычын куйды. Шулай ук ул тоткарлыкларны һәм коллапсларны булдырмас өчен курорт сезонына чүп-чарны чыгаруга бәйле вәзгыятьне аерым контрольдә тотарга кушты.