Рөстәм Миңнеханов РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән очрашты

10.06.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. 

Рөстәм Миңнеханов Россия Тышкы эшләр министрлыгы башлыгына төбәкләрнең тышкы элемтәләренә игътибары, Татарстанның халыкара хезмәттәшлеген үстерүгә ярдәм итүе, шулай ук республика территориясендә халыкара чаралар, шул исәптән ОДКБ илләренең бүгенге тышкы эшләр министрлары утырышын уздыруы өчен рәхмәт белдерде.

Сергей Лавров үз чиратында Рөстәм Миңнехановка, аның командасына, Илсур Метшин җитәкчелегендәге мэриягә эштә ярдәмнәре һәм утырышта катнашучыларга кунакчыллык күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде. 

Шулай ук бүген Татарстан Рәисе һәм РФ Тышкы эшләр министры Казан Кремле буйлап йөрделәр.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте. Булат Низамиев.