Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Казанда «Комплекслы куркынычсызлык-2026» иминлекне тәэмин итү чараларының XVI халыкара салонын үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды. Утырыш Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры Александр Куренков рәислегендә узды. Утырыш эшендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
«Комплекслы куркынычсызлык-2026» халыкара салоны - тормыш эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә иминлекне тәэмин итү казанышларын күрсәтүгә юнәлдерелгән халыкара дәрәҗәдәге әйдәп баручы Россия күргәзмә проекты.
Утырышта катнашучылар куркынычсызлык чаралары, дәүләт һәм шәхси структуралар арасындагы хезмәттәшлек турында җентекләп фикер алыштылар. Күргәзмә процессына алдынгы цифрлы технологияләрне интеграцияләүгә аерым игътибар бирелде, экспертлар бәяләвенчә, бу аның катнашучылар һәм салонга килүчеләр өчен нәтиҗәлелеген һәм җәлеп итүчәнлеген сизелерлек арттырачак.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы республика Хөкүмәтенә һәм Рөстәм Миңнехановка халыкара салонны әзерләүгә даими игътибар биргәннәре өчен рәхмәт белдерде. "Үз тарихында "Комплекслы куркынычсызлык" салоны үзен техника һәм җайланмалар уйлап табучылар һәм җитештерүчеләр, фән вәкилләре, барлык дәрәҗәдәге хакимият органнары һәм халыкара партнерлар өчен әйдәп баручы эксперт мәйданчыгы буларак танытты, - дип билгеләп үтте Александр Куренков. - Нәкъ менә монда янгын сүндерүчеләр, коткаручылар һәм бөтен ил буенча чиктәш тармак белгечләре эшендә кулланыла торган карарлар формалаша».
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, кешеләр һәм территорияләр иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре иң мөһим өстенлекләрнең берсе булып тора. „Комплекслы куркынычсызлык-2026" XVI халыкара куркынычсызлык чаралары салонын үткәрү - безнең өчен зур дәрәҗә һәм зур җаваплылык. Безнең республиканың мондый колачлы вакыйгаларны оештыруда бай тәҗрибәсе бар. Халыкара салонны уздыруга әзерлек буенча барлык чараларны без билгеләнгән вакытта үткәрәчәкбез. Заманча полигон төзелеше өлешендә сез бүген моңа шәхсән инана алдыгыз. Янгын сүндерүчеләрнең һәм коткаручыларның төзелә торган укыту-күнегүлә комплексы аларның һөнәри әзерлек дәрәҗәсен сизелерлек арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Ышанам ки, безнең уртак эшебез нәтиҗәсендә Халыкара салон - 2026 югары дәрәҗәдә оештырылып узачак», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Рәисе.
Салон 3 һәм 4 сентябрьдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак. Эшлекле программаның 25 чарасы каралган, шулардан төп чаралар: федераль һәм халыкара дәрәҗәдәге экспертлар катнашында зур пленар утырыш, шулай ук янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар арасында һөнәри осталык буенча бөтенроссия ярышларының финалы булачак.
Демонстрацион программада - Малайзия коткару хезмәте вәкилләре белән янгын сүндерүчеләр һәм коткаручыларның укыту-күнегүләр полигоны базасында халыкара өйрәнүләр.
"Без салонны үткәрүгә әзерлекнең соңгы этабына чыгабыз, һәм бу бездән максималь концентрация таләп итә. Безнең эш темпын акрынайтмау һәм теләсә нинди үзгәрешләргә оператив җавап бирү бик мөһим. Ышанам ки, уртак тырышлык белән без куелган барлык бурычларны үтәрбез һәм чараны югары халыкара дәрәҗәдә уздырырбыз», - дип йомгак ясады утырышка Александр Куренков.