Казанга Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Александр Куренков килде

08.06.2026

Татарстан башкаласына эш сәфәренә дип Россия Федерациясе ражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры Александр Куренков килде.

«Казан» халыкара аэропортында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Ирек Кадамов каршы алды.

Визиты кысаларында Александр Куренков Казанда «Комплекслы куркынычсызлык – 2026» иминлекне тәэмин итү чараларының XVI халыкара салонын әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышын уздырачак.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.