Рөстәм Миңнеханов һәм ОДКБ илләре Тышкы эшләр министрлыклары башлыклары Җиңү паркында Бөек Ватан сугышы геройларын искә алдылар

10.06.2026

Бүген Казан Күмәк куркынычсызлык турында шартнамә оешмасы (ОДКБ) илләренең тышкы эшләр министрлары Советы утырышын кабул итә. Эшлекле программа башланганчы кунаклар Җиңү паркында булдылар һәм Хәтер һәм кайгы көне алдыннан Бөек Ватан сугышы геройларын искә алдылар.

Дан Мемориалы Колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләрне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан Тышкы эшләр министрлары, шулай ук Күмәк куркынычсызлык турында шартнамә оешмасы Генераль секретаре Таалатбәк Масадыков салды. 

Мөхтәрәм кунаклар һәлак булган совет сугышчыларын искә алдылар, шуннан соң бер минут тынлык игълан ителде.  

Аннары Рөстәм Миңнеханов Тышкы эшләр министрлары белән бергә Казан Ратушасына юнәлде, анда утырыш узачак.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте. Булат Низамиев.