Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада татар халык бәйрәме Сабантуйда булды. Бүген анда Сабантуй белән бергә якутларның «Ысыах» милли бәйрәме дә уза.
Искәртәбез, Түбән Кама һәм Якутск 2025 елда тугандаш шәһәрләр булды.
"Түбән Кама - безнең горурлыгыбыз, ул Татарстанның сәнәгать йөрәге. Бу көчле һәм максатчан кешеләр шәһәре. Быел үзенең 60 еллыгын билгеләп үтүче шәһәр", - диде Рөстәм Миңнеханов Түбән Камадагы мәйданда чыгыш ясаганда.
"Түбәнкамалылар җитештерүдә дөнья рекордларын куя һәм ата-бабаларыбыз традицияләрен саклый беләләр. Районның авыл хезмәтчәннәре республиканың азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә лаеклы өлеш кертәләр. Гомумән алганда, быел Татарстан игенчеләре тарафыннан 1 млн 600 мең га мәйданда культуралар чәчелде. Бүгенге көндә чәчүлекләрнең торышы яхшы уңышка исәп тотарга мөмкинлек бирә, - дип сөйләде Татарстан Рәисе. - Игенчеләр, механизаторлар, терлекчеләр – без сезгә хезмәтегез өчен рәхмәтле. Һава яхшы булсын, җир мул уңыш белән сөендерсен. Алкышлар сезгә!»
Татарстан Рәисе ассызыклаганча, бүген үзенчәлекле көн, чөнки Сабантуй Рус теле көнендә һәм бөек шагыйрь Александр Сергеевич Пушкинның туган көнендә уза.
«Бик бай рус теле - илебезнең дәүләт теле, буыннар арасында бәйләүче чылбыр, иксез-чиксез ватаныбызның барлык халыклары өчен универсаль үзара аңлашу чарасы, - диде ул. Барыгызны да шушы истәлекле көн белән котлыйм!»
Татарстан Рәисе шулай ук бүген Түбән Кама җирендә кадерле кунакларыбызны – Саха (Якутия) Республикасы делегациясе вәкилләрен каршы алуыбызга да игътибар итте.
"Якутия белән безнең республиканы ныклы икътисадый һәм мәдәни элемтәләр бәйли. Уртак тарихи тамырлар. Без, илебезнең бердәмлеген ныгытып, бер- беребезгә ярдәм итәбез, - дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов. - Саха (Якутия) Республикасы җитәкчелегенә нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерәсем килә. Бүген ике борынгы халык бәйрәме – татар Сабантуе һәм якут Ысаахы берләште. Бу - җәйне, җылыны каршылауны һәм табигатьне яңартуны аңлатучы борынгы тантана. Бу безнең илебезнең бай булуының һәм мәдәниятләребезнең, безне бер-беребезгә якынайтып һәм көчлерәк итеп, органик рәвештә үрелеп баруының тере мисалы. Бүгенге бәйрәм Татарстан һәм Якутия дуслыгы тарихында яңа якты сәхифә булсын!»
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Якутия кунакларының Түбән Кама халкына үз бәйрәмнәрен күрсәтү өчен 6 мең чакрым юл үтүләрен билгеләп үтте.
«Без шулай ук республикабызда тату һәм дус яшәүче барлык халыклар вәкилләрен дә сәламлибез. Сабантуй барыбыз өчен дә иң яраткан бәйрәмнәрнең берсенә әверелде, - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. - Россия Федерациясе Президенты игълан иткән Россия халыклары бердәмлеге елында мәйданда мондый этномәдәни күптөрлелек аеруча символик. Без бүген безнең тыныч күкне саклаучылар - безнең геройлар һәм сугышчыларны онытмыйбыз.
Татарстан Республикасында Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елында хәзер махсус хәрби операция зонасында булган сугышчыларга ихлас рәхмәтемне җиткерәсем килә. Безнең белән бергә бәйрәм итүче МХО ветераннарына баш иябез. Сез - безнең чын геройларыбыз!»
Татарстан Рәисе барысына да Сабантуйның һәм Ысаахның шатлык, рәхәтләнеп аралашу һәм иртәгесе көнгә ышаныч китерүләрен теләде.
Саха (Якутия) Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары Сергей Местников барысын да татар халкының матур традицион бәйрәме – Сабантуй белән Саха Республикасы башлыгы Айсен Николаев исеменнән котлады.
"Бу бәйрәм ел саен төрле яшьтәге һәм төрле милләт кешеләрен берләштерә. Бу чыннан да халык бәйрәме. Узган ел Айсен Николаев һәм Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Саха (Якутия) Республикасы беренче мәртәбә федераль Сабантуйны үткәрү үзәгенә әверелде. Һәм без хезмәтне һәм табигатькә мәхәббәтне символлаштырган бу бәйрәмне күңелдә җылылык белән искә алабыз. Ә быел Түбән Кама халыкларыбыз мәдәниятләрен берләштерү үзәгенә әверелде", - диде Сергей Местников.
Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев, үз чиратында, Сабантуй - чәчүне уңышлы тәмамлаган авыл хезмәтчәннәренең бәйрәме, диде. "Авыл хезмәтчәннәренә барыбыздан да рәхмәт әйтәсем килә! Саха Республикасы кунакларына аерым рәхмәт сүзләре, алар матур бәйрәм оештырдылар һәм безне үз сәнгате белән сөендерделәр. Без киләчәктә дә дус булачакбыз – Түбән Кама белән Якутск арасында яңа мөмкинлекләр ача торган килешү төзелде».
Кунаклар тематик мәйданчыкларда - балалар мәйданында, Түбән Кама сәнәгать предприятиеләре мәйданчыкларында, «Халыклар дуслыгы йортлары» милли җәмгыятьләре мәйданчыкларында, «Яшьләр» мәйданчыгында, әдәби мәйданчыкта, «Минем авылым» авыл җирлекләре ишегалларында булдылар.
Кунаклар мәйданчыгына аерым игътибар бирелде, анда якут милли бәйрәме «Ысыах»ның якты мизгелләре күрсәтелде.
https://www.sakhaparliament.ru/obshchestvo/31651-opublikovan-grafik-ysyakha-2026-v-yakutii-daty-glavnogo-prazdnika-vo-vsekh-rajonakh?