Татарстан Рәисе һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Казанда янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар өчен күнегүләр комплексы төзелешенең барышы белән танышты

08.06.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры Александр Куренков янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар өчен яңа укыту-күнегүләр полигоны төзелеше белән таныштылар.

Полигон Лаеш районында, Габиш һәм Комлы Кәвәл авыллары янында, «Казан Экспо» күргәзмә үзәгеннән 15 чакрым ераклыкта урнашкан, анда «Комплекслы куркынычсызлык» халыкара салонының төп чаралары узачак. Төзелә торган объект салон мәйданчыкларының берсе һәм чынбарлыкка мөмкин кадәр якынрак шартларда белгечләр әзерләү өчен база булачак.

Мәйданчыкта хәзер янгын сүндерү часте һәм административ-көнкүреш корпусы төзелә. Тренажер комплексы монтажлана. Барлыгы 22 гектарда биш кластер төзелә: техноген һәм янгын куркынычсызлыгы, эзләү-коткару эшләре, спорт һәм административ-көнкүреш кластерлары. Проект шулай ук барлык кирәкле инженерлык инфраструктурасын булдыруны, юллар, тротуарлар һәм парковкалар төзүне, янәшәдәге территорияне төзекләндерүне һәм яшелләндерүне үз эченә ала.

«Техноген куркынычсызлык» кластерында биналардагы янгыннарны сүндерүгә, цистерналардан һәм торбаүткәргечләрдән куркыныч сыеклыклар, җитештерүләрдә химик куркыныч матдәләр агып чыгуны бетерүгә әзерләнү өчен укыту-күнекмәләр комплекслары урнаштырылачак. «Янгын куркынычсызлыгы» кластерына тиз кабынып китүчән сыеклыкларны, күп катлы биналарныһәм автомобильләрне сүндерү, факеллы януларны бетерү буенча уку-укыту-күнегүләр комплекслары, җылы-төтенле камера, «Феникс» ут симуляторы керәчәк. «Эзләү-коткару эшләре" кластеры тимер-бетон конструкцияләр белән эшләүдә, тауларда һәм өемнәр астыннан коткаруда махсуслашачак. Спорт кластеры йөгерү юллары булган стадионнан, футбол кырыннан, өйрәнү манарасыннан һәм янгын сүндерү-коткару спорты буенча ярышлар өчен мәйданчыклардан торачак.

«Комплекслы куркынычсызлык» салоны эшләгән вакытта биредә колачлы демонстрацион өйрәнүләр һәм ярышлар, шул исәптән халыкара дәрәҗәдәге ярышлар узачак. Аннары полигон янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар өчен күнегүләр, шулай ук төрле һөнәри осталык конкурслары уздыру мәйданчыгына әвереләчәк. Комплекс Россия һәм Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы инфраструктурасының төп элементы булып тора. Бу Россиядә мондый зурлыктагы беренче укыту-күнегүләр комплексы булачак.

Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Куренков төзелеш мәйданчыкларын карап чыктылар, төзүчеләр белән аралаштылар һәм эшләрне бик тиз алып барулары өчен рәхмәт белдерделәр.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев. Россия ГХМ матбугат хезмәте ярдәме белән.