Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә "Креатив процесслар фабрикасы" яңартылган яшьләр үзәгендә булды. .
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәткә эш сәфәре кысаларында район үзәк хастаханәсенең яңа кабул итү-диагностика бүлеген ачуда катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт казна дары заводында булды. Ул җитештерү цехларын карады, шулай ук предприятие хезмәткәрләре белән аралашты.
Казан дары заводы хезмәткәрләре белән әңгәмәдә шулай ук РФ Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Кирилл Лысогорский, «Технодинамика» АҖ генераль директоры Игорь Насенков, «КГКПЗ» ФКП генераль директоры Александр Лившиц катнашты.
Ростех дәүләт корпорациясенең «Россия вертолетлары» холдингы Дәүләт транспорт лизинг компаниясенә (ГТЛК) Казан вертолетлар заводы җитештергән биш Ми-8МТВ-1 вертолетын тапшырды. Авиакомпанияләргә символик ачкычларны тапшыру тантанасы предприятие территориясендә узды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе, Коми Республикасы Башлыгы Владимир Уйба, ГТЛК генераль директоры Евгений Дитрих һәм Казан вертолетлар заводы генераль директоры Николай Яковлев катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан вертолетлар заводы коллективы белән очрашты. Очрашу биш яңа Ми-8МТВ-1 вертолетын эксплуатацияләүче оешмаларга тапшыру тантанасы алдыннан узды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда СИБУР компаниясе җитештерүендә булды (Беломорская ур., 101).
Предприятиегә килү белән Рөстәм Миңнеханов «Казаноргсинтез» территориясе янындагы реконструкцияләнгән һәм яңартылган бинада (элекке «Казаноргсинтез» заводы идарәсе бинасы) эшләүче СИБУР компаниясе бизнесына эксперт ярдәме үзәген карады. Бу - СИБУР эшлекле кварталының беренче объекты.
Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта «Казаноргсинтез» сәнәгать мәйданчыгы янында СИБУР эшлекле кварталы барлыкка килә, ул Казанның төньяк өлешен җәлеп итүнең яңа ноктасы һәм шәһәрнең икътисадый һәм социаль үсеше өчен стимул булачак.
СИБУР компаниясенең бизнеска эксперт ярдәме үзәген күчерү компаниянең Татарстанда заманча эш мохите булдыру буенча колачлы программасының бер өлеше булып тора, ул җитештерү, фәнни һәм административ бүлекчәләрнең нәтиҗәле хезмәттәшлеген тәэмин итәчәк.
Рөстәм Миңнеханов белән бергә яңартылган мәйданчыкта идарә рәисе - СИБУР компаниясе генераль директоры Михаил Карисалов, Казан мэры Илсур Метшин, СИБУР-ТР генераль директоры Айрат Сафин булды.
Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәдә өстәл теннисы буенча халыкара ярышлар һәм XXII ачык шәхси-команда республика ярышлары тантаналы рәвештә ябылды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Президенты ярдәмчесе, Россия Олимпия комитетының беренче вице-президенты Игорь Левитин һәм Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов катнашты.
«Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектының АСКда гамәлгә ашырылуы турында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында уздырды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республиканың төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин социаль-мәдәни өлкә объектларын, гидротехник корылмаларны һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау эшләре барышы турында хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында уздырды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республикада су басуларга каршы чараларны оештыру турында фикер алыштылар.