Россияле Энергетика министры Сергей Цивилев һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «ИНЖИР-2025» киләчәк энергетика инженерларының вузара җәйге мәктәбендщ катнашучылар белән очрашты. Чара Казан дәүләт энергетика университетында оештырылган.
"Казанда энергетикада заманча технологияләрне үзләштерүдә компетенцияләрне үстерү буенча масштаблы белем бирү мәктәбен кабул итү безнең өчен зур мәртәбә. Татарстан - Россиянең эре сәнәгать үзәге. Сәнәгать һәм энергетика үзара тыгыз бәйләнгән. Бүген без Россия Энергетика министрлыгы ярдәмендә берничә эре проектны гамәлгә ашырабыз, мәгариф өлкәсенә һәм югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә аерым игътибар бирәбез. Җәйге мәктәп илнең әйдәп баручы техник югары уку йортларының берсе булган Казан энергоуниверситетында уза", - дип билгеләп үтте республика Рәисе.
Аннары Сергей Цивилев студентлар өчен «Энергетиканы үстерү стратегиясе - технологик суверенитет моделе» темасына лекция үткәрде. Аерым алганда, министр технологик суверенитетның нәрсә булуын һәм аның энергетика өлкәсендә нинди компонентларны үз эченә алуын, критик мөһим технологияләрне билгеләү өчен нәрсә кирәклеген, энергиягә гадел күчерү һәм башка мәсьәләләрнең нәрсә белән мөһим булуын сөйләде.
Белем бирү проектының максаты - киләчәк энергетикасы һөнәрләрен популярлаштыру, студентларда иҗади сәләтләрне һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә кызыксынуны ачыклау һәм үстерү, тармакның лидер компанияләре белән танышу. "ИНЖИР" ел саен Россиянең төрле шәһәрләрендә үткәрелә. Быел җәйге мәктәпне Казан дәүләт энергетика университеты кабул итә, анда Россиядән һәм БДБ илләреннән 200 иң яхшы студент - энергетиклар җыелды. Мәктәпнең эше 7 июльдән 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
«ИНЖИР-2025» Казанда РФ Фән һәм югары белем министрлыгы, РФ Энергетика министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, шулай ук эре сәнәгать һәм технологик партнерлар ярдәмендә «Энерджинет» илкүләм технологик инициатива проекты кысаларында оештырылды.