Бүген Татарстанда уза торган «Гаилә атнасы» ның төп көне – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Проект кысаларында республикада барлыгы 600дән артык төрле чара узды. Бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы брифингта бәйрәм атнасының төп вакыйгалары һәм гаиләләргә ярдәм чаралары турында сөйләделәр.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова билгеләп үткәнчә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов гаилә темасына: традицион гаилә кыйммәтләрен популярлаштыруга, буыннар дәвамчанлыгына, күп балалы гаиләләргә һәм һөнәри династияләргә ярдәм итүгә зур игътибар бирә. Аның сүзләренә караганда, «Гаилә атнасы» бәйрәм чаралары республиканың төрле урыннарын колачлаган.
"Бу парклар һәм скверлар, мәдәният йортлары, яшьләр үзәкләре, мәктәп яны лагерьлары, китапханәләр, клуб яны территорияләре, газета редакцияләре, туган якны өйрәнү музейлары һәм авыл клублары. Ә өлкән яшьтәге гаиләләр өчен - өйгә визитлар", - дип санап китте Э.Әхмәтова.
Концертлар, викториналар, турнирлар, спорт ярышлары, мастер-класслар, фотокүргәзмәләр, конкурслар үткәрелде, интерактив мәйданчыклар һәм башкалар оештырылды. "Ел саен бәйрәмдә бөтен республика буенча «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медальләре тапшырыла, бу традиция инде. Быел да Татарстанда 70 медаль тапшырылды. Бу медальләр Татарстанның иң яхшы гаиләләренә, 25 елдан артык тату яшәгән һәм балалар тәрбияләгән династияләргә тапшырыла", - дип сөйләде спикер.
ЗАГС идарәсе башлыгы әлеге медальләрне Казанда тапшыруга аерым тукталды. «Елмай» балалар паркында Гаилә бәйрәмендә 12 пар бүләк алды. Биредә МХОда катнашучыларның гаиләләрен һәм күп балалы гаиләләрне хөрмәтләделәр.
"«Гаилә атнасы»нда Татарстанның барлык 47 ЗАГСында да чаралар бара. ЗАГС хезмәткәрләре өчен Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне - үзенчәлекле көн", - дип ассызыклады Э.Әхмәтова.
Ул билгеләп үткәнчә, бу көн, бөтен атна кебек үк, никахлашу өчен популяр. 1 июльдән 7 июльгә кадәр республикада 710 гаилә төзелгән, ә тагын 129 гариза Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә бирелгән. "ЗАГСларда шулай ук 50, 60 һәм 70 ел бергә яшәгән юбиляр гаиләләрне хөрмәтләү үткәрелә. Тантаналы рәвештә туу турында таныклык тапшыру, исем кушу була. 1 июльдән 6 июльгә кадәр 500дән артык бала туды", - дип өстәде Э.Әхмәтова.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова үз чиратында республика күрсәтә торган гаиләләргә ярдәм чаралары турында сөйләде. Башкалар арасында ул авылларда яшәүче гаиләләргә бала туганда түләүләр, күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә пособиеләр һәм ташламалар, инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итүнең төрле вариантларын санап чыкты. Ул шулай ук ташламалы шартлары булган яшьләр өчен махсус социаль ипотека программасы турында искә төшерде, бүгенге көндә анда 2 меңгә якын гаилә катнашкан.
Эльмира Зарипова 10нан артык баласы булган гаиләләргә автомобильләр тапшыруга аерым игътибар бирде. "Бүген Татарстан Рәисе карары белән 10 һәм аннан күбрәк балалы гаиләләргә автомобильләр тапшырдылар. Республикада андый гаиләләр алты. Аларның барысына да 15 пассажирга исәпләнгән Sollers Atlant автомобильләре тапшырылды", - дип сөйләде министр.
Яшь гаиләләргә ярдәм итүнең тагын бер чарасы турында ТР яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина хәбәр итте. Татарстанда яшь гаиләләргә туй үткәрүгә 100 мең сум күләмендә грант биреләчәк. Булачак ир белән хатынга 35 яшьтән артык булмаган һәм республикада өч елдан артык яшәгән парлар түләү алырга мөмкин. Ел ахырына кадәр 80 пар ярдәм ала ала. Моның өчен гариза тутырырга, видео визитка куярга һәм әңгәмә узарга кирәк. Министр урынбасары сүзләренчә, бу 15 минуттан да артык вакытны алмаячак.