Яңалыклар

02.03.2024

Татарстанда ел башанганнан бирле төзелеш өлкәсендә 2 бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

01.03.2024

​Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасына (Анталья) эш сәфәренә килде. Визитның төп темасы - Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров җитәкчелегендәге Россия делегациясе составында дипломатик форумда катнашу.

29.02.2024

Россия Президенты Владимир Путин Федераль Собраниегә мөрәҗәгать итте. Аны игълан итү тантанасы Мәскәүдә, Гостиный дворда узды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

28.02.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2023 елда Татарстан Республикасы кече нефть компанияләре эшчәнлеге йомгаклары һәм 2024 елга бурычлары буенча кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Киңәшмә ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Киңәшмәдә нефть компанияләре җитәкчеләре, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, федераль структуралар вәкилләре катнашты.

28.02.2024

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Утырышны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада катнашучыларга сәнәгать һәм экология өчен билгеләнгән нефть химиясе өлкәсендәге инновацион проектлар тәкъдим ителде. Алар арасында нефть химиясе өчен гетероген катализаторлар, медицина калдыкларын плазмохимик җимерү проекты, куркыныч калдыкларны утильләштерү проекты, су өчен композит резервуарлар булдыру, шулай ук машина төзелеше һәм ТЭКның кибер куркынычсызлык өлкәсендәге проектлары бар.

28.02.2024

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның «Ак Барс» хоккей клубы уенчылары һәм тренерлар штабы белән очрашты. Очрашу «Татнефть Арена»да 2023/2024 елгы КХЛ сезонының плей-офф старты алдыннан узды.

28.02.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Мэриясе командасына һәм шәһәр мэры Илсур Метшинга олы кунакчыллык һәм Казанның «Киләчәк уеннары» беренче халыкара мультиспорт турнирын әзерләү һәм үткәрү, спортчыларны һәм кунакларны кабул итү кысаларында башкарган зур эшләре өчен рәхмәт белдерде. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәр Думасының XXVIII хисап сессиясендә хәбәр итте.

Утырыш Совет районы администрациясе бинасында (Шуртыгин урамы) узды. Казан шәһәре Думасы сессиясенең онлайн трансляциясе оештырылды.

28.02.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәр Думасының хисап сессиясендә катнаша.

Татарстан башкаласының хисап сессиясе Совет районы администрациясе базасында (Шуртыгин урамы) уза.

Сессия башланганчы Рөстәм Миңнеханов Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар озатуында шәһәрнең халык күпләп яшәгән районнарының берсендә урнашкан яңартылган 19 нчы гимназиядә булды.

28.02.2024

Бүген иртән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Җәмшид Хоҗаев белән очрашты.

Очрашу видеоконференцэлемтә форматында узды. Анда Татарстан ягыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, «Алабуга» махсус икътисадый зонасы генераль директоры Тимур Шаһивәлиев һәм башкалар катнашты.

28.02.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның яңартылган 19 нчы гимназиядә булды. Аны ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде.

Битләр: << 81 82 83 84 85 86 87 88 89 ( 90 ) >>