Рөстәм Миңнеханов: «Агроволга» күргәзмәсе - Россия авыл хуҗалыгы өчен мөһим вакыйга

09.07.2025

«Агроволга» күргәзмәсе - Россия авыл хуҗалыгы өчен мөһим вакыйга. Чара Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Росагролизинг ярдәмендә оештырылган һәм АСК белгечләре тарафыннан көтеп алына, товар җитештерүчеләрнең, авыл кешеләренең һәм галимнәрнең хезмәттәшлегенә ярдәм итә. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» территориясендә «Агроволга-2025» халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә катнашучыларны һәм кунакларны сәламләп әйтте.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан - илнең авыл хуҗалыгы производствосында лидерларының берсе. Узган ел йомгаклары буенча республика авыл хуҗалыгы продукциясе күләме буенча алдынгы төбәкләр өчлегенә керде. Соңгы елларда Татарстан гаять зур уңышларга иреште. Соңгы 5 елда гына да, һава шартларының катлаулы булуына карамастан, республикада 10 млн тоннадан артык сөт, 2,6 млн тонна ит, 8 млрдка якын йомырка җитештерелгән, 10 млн тонна шикәр чөгендере, 6 млн тонна бәрәңге һәм яшелчә, 20 млн тоннадан артык ашлык үстерелгән. "Бу күрсәткечкә безнең аграрчыларның көндәлек тырыш хезмәте нәтиҗәсендә ирешелде. Сезгә намуслы һәм фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм", - диде ТР Рәисе.

Ул билгеләп үткәнчә, АСКдагы казанышлар Татарстанда уздырыла торган аграр сәясәтнең нәтиҗәлелеген күрсәтә. Ел саен республиканың авыл хуҗалыгын үстерүгә республика һәм федераль бюджетлардан 15 млрд сум акча җибәрелә. Бу авыл хуҗалыгының барлык төп юнәлешләренә уңышлы ярдәм итәргә, тармакның кадрлар потенциалын ныгытырга, шулай ук авыл территорияләрен үстерергә, татарстанлыларның уңайлылыгын һәм иминлеген арттырырга мөмкинлек бирә.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген республиканың агросәнәгать комплексы - үсешкә мөмкинлекләре яхшы булган заманча югары технологияле тармак. Бу шактый күләмдә инвестицияләр җәлеп итәргә мөмкинлек бирә. Әйтик, узган 5 елда гына да аларның күләме 170 млрд сумнан артып киткән. Инвестицияләр хисабына 2020 елдан 318 объект, шул исәптән 62 мең терлеккә исәпләнгән 113 сөт фермасы, шулай ук дистәләгән ашлык киптерү комплекслары, яшелчә һәм җиләк-җимеш саклагычлары, элеваторлар һәм башка эре объектлар төзелде. Моннан тыш, инвестицияләрнең мөһим юнәлеше булып АСКын техник модернизацияләү тора. Республика аграрчылары 5 ел эчендә 17 меңгә якын авыл хуҗалыгы техникасы сатып алган.

Республика Рәисе ассызыклаганча, Татарстан - төп азык-төлек белән үз-үзен тәэмин итүче төбәк. Ел саен авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлау күләме арта. Әйтик, соңгы 5 елда ул 2 млрд доллардан артып киткән, тәэмин итү географиясе - дөньяның 56 иле.

"Быел республика аграрчылары үзләренең уңышлы эшләрен дәвам итәләр. Барлык мәйданнар - 2,7 млн гектар -вакытында эшкәртелгән һәм чәчелгән. Хәзер безнең бурыч - киләчәк уңышны формалаштыру һәм терлек азыгы әзерләү эшен дәвам итү. Ышанам ки, уртак тырышлык белән без тармак алдында торган барлык бурычларны да үти алачакбыз", - дип өстәде республика Рәисе.

«Агроволга-2025» дә катнашучыларга Россия авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут сәламләү сүзе юллады. "Күргәзмәнең Татарстанда, илебезнең алдынгы аграр төбәкләренең берсендә, узуы символик мәгънәгә ия. Республика терлекчелек һәм үсемлекчелек продукциясен җитештерү буенча тотрыклы рәвештә лидерлар рәтенә керә, азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә зур өлеш кертә", - диелгән сәламләү текстында.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләре коллективларына бүләкләр тапшырды һәм «АСКда хатын-кызлар» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде.

«Агроволга» - Россия агросәнәгать комплексының иң зур вакыйгаларының берсе. Быел 9-11 июль көннәрендә уза. Күргәзмә 27 илдән 400дән артык компанияне берләштерде. Күргәзмәдә катнашучылар өчен эшлекле программаның 70тән артык чарасы: түгәрәк өстәлләр һәм семинарлар әзерләнгән.

Павильон һәм кыр экспозицияләрендә Рөстәм Миңнеханов агротехника һәм авыл хуҗалыгы җайланмаларының өр-яңа үрнәкләрен, орлыкларны, ашламаларны карады, төрле сортлы авыл хуҗалыгы культуралары булган сынау-демонстрация кырларын карады. Моннан тыш, Татарстан Рәисе нәселле терлекләр республика конкурсы мәйданчыгында һәм газ-моторлы тракторлар йөртү буенча шоу-программада булды. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов барында хезмәттәшлекне гамәлгә ашыру һәм партнерлык мөнәсәбәтләрен ныгыту максатларында килешүгә «Росагролизинг» һәм «КАМАЗ» кул куйдылар.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев