Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә Нефть саммиты чараларында катнаша. Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Александр Новак белән бергә алар эш программасын экология олимпиадасында җиңүчеләр, «Мәктәп биолабораторияләре» программасы лидерлары белән очрашудан башладылар.
Программа кысаларында республиканың 1049 мәктәбеннән 171 меңнән артык бала белем алды, 800дән артык тематик дәрес оештырылды. Аерым алганда, мәктәп биолабораторияләрендә укучылар микроклонлаштыру ысулы белән чыгарылган үсемлекләрне үстерәләр.
Моннан тыш, иске кәрәзле телефоннарны җыю буенча сынау проекты эшләтеп җибәрелде. Әлеге программа экологик гыйлемлелекне арттыруга һәм әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметүгә юнәлдерелгән. Шулай ук башка проектлар да гамәлгә ашырыла.
Җитәкчеләр укучыларның сорауларына җавап бирделәр. Балаларны климат үзгәрү проблемасы буенча бөтен дөньяда нинди эш алып барылуы кызыксындырды. Моннан тыш, очрашуларда киләчәк үсеп килүче буын өчен белем сайлауның мөһимлеге турында фикер алыштылар.