Рөстәм Миңнеханов «Агроволга» күргәзмәсе кысаларында АСК белгечләренә яңа автомобильләр тапшырды

09.07.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов гадәттәгечә «Казан Экспо» мәйданчыгында оештырылган «Агроволга - 2025» халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә катнашты.

Күргәзмә кысаларында АПК белгечләренә яңа автомобильләр тапшыру тантанасы узды-барлыгы 105 машина.

"Сез республика авыл хуҗалыгының тотрыклы һәм нәтиҗәле эшен тәэмин итәсез. Яңа автомобильләр сезнең эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген барлык дәрәҗәләрдә дә күтәрергә мөмкинлек бирәчәк. Татарстан - илебезнең алдынгы агросәнәгать төбәкләренең берсе. Быелгы уңышка өмет зур. Нәтиҗәле хезмәтегез өчен рәхмәт", - диде Рөстәм Миңнеханов.  

Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре, Татарстан Дәүләт техника күзәтчелеге идарәләре һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең автопарклары тулыланды. Татарстан Кулланучылар оешмалары берлегенең район филиалларына чираттагы автолавкалар партиясе тапшырылды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев