Бүген «Агроволга» күргәзмәсе кысаларында «Казан Экспо» да республиканың кече торак пунктларында 70 база мобиль элемтә станциясен эшләтеп җибәрү тантанасы булды. Объектлар цифрлы тигезсезлекне бетерү буенча федераль программа кысаларында төзелгән. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин катнашты.
Республика цифрлы үсеш министрлыгы башлыгы сүзләренчә, бүген эшли башлаучы 70 станция - быел программаны гамәлгә ашыруның беренче этабы. 2025 ел ахырына кадәр тагын 89 авылда мобиль элемтә хезмәтен яхшырту планлаштырыла. Барлыгы соңгы 3 елда мондый станцияләр 274 авыл торак пунктында эшли башлаган, анда 40 меңгә якын кеше яши.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, авылда цифрлы тигезсезлекне бетерү - эшебезнең алдынгы бурычларының берсе. "Федераль коллегаларга - Россия Цифрлы үсеш министрлыгына һәм Ростелекомга рәхмәт белдерәм. Халкыбызны сыйфатлы элемтә һәм югары тизлекле интернет белән тәэмин итү, бигрәк тә авыл җирендә – бик әһәмиятле эш. Безнең авыл кешеләренең мөмкинлекләре шәһәр кешеләренеке кебек үк булачак. Проектка ихтыяҗ зур, бу эшне җиренәз җиткереп башкарырга кирәк", - диде Татарстан Рәисе.
Хәзерге вакытта Россиядә шәһәр һәм авыл халкы арасындагы цифрлы тигезсезлекне бетерү буенча федераль программа гамәлгә ашырыла. Әлеге программа кысаларында халык саны 100дән 500гә кадәр булган авыл торак пунктларында LTE база станцияләре урнаштыралар.