Яңалыклар

10.05.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Аксубай муниципаль районында булды. Сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре белән очрашып чәчү кампаниясе барышы турында сөйләште һәм гөмбәләр үстерү комплексында булды. 

10.05.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алексеевск муниципаль районында булды. Рөстәм Миңнехановны сәфәрдә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм район башлыгы Сергей Демидов озата йөрделәр. 

10.05.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нурлат муниципаль районында булды һәм язгы чәчү эшләре барышын тикшерде. Татарстан Президентын ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин озата йөрделәр. 

09.05.2019

Бүген Бөек Җиңү Көнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда "Үлемсез полк" акциясендә катнашты. 

09.05.2019

Бүген Казанда Меңьеллык мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышлап бәйрәм парады узды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашты.

Рәсми өлеш Җиңү Байрагын, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт флагларын йөртүдән башланып китте.   

Аннары Мәскәүдәге Кызыл мәйдандагы хәрби парад күрсәтелде. Җиңүнең 74 еллыгы белән россиялеләрне Россия Президенты Владимир Путин котлады.

09.05.2019

Бүген Бөек Ватан сугышында Җиңү Көнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Җиңү паркында Дан мемориалы коллоннадасындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салды.

09.05.2019

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Арча зиратында Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар һәйкәленә һәм хәрбиләр каберлегенә чәчәкләр салды.

09.05.2019

Хөрмәтле татарстанлылар!

Кадерле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре!

Сезне гомумхалык бәйрәме – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең  74 еллыгы уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм!

Сугыш уты көйдергән җиребездә Бөек Җиңү турында хәбәр алынган шатлыклы көннән бик күп дистә еллар узды. Әмма фаҗигале һәм героик бу чор вакыйгалары буыннар арасында рухи-патриотик бәйләнеш чылбырының какшамас бер өлеше булып хәтеребездә мәңге сакланыр.

08.05.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә.  

Эш сәфәренең максаты – Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар советы  утырышында катнашу.

Совет утырышы Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин рәислегендә узды.

08.05.2019

Бүген Казандагы Юдино торак массивында яңартылган Дан аллеясе ачылды.  

Чара 9 майга – 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланды.

Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов,  Горький тимер юлы башлыгы Анатолий Лесун, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты.

Битләр: << 861 862 863 864 865 866 867 868 ( 869 ) 870 >>