Рөстәм Миңнеханов: Аксубай районының терлекчелектә мөмкинлекләре зур

10.05.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Аксубай муниципаль районында булды. Сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре белән очрашып чәчү кампаниясе барышы турында сөйләште һәм гөмбәләр үстерү комплексында булды. 

Райондагы хуҗалык җитәкчеләре һәм авыл башлыклары белән Иске Мокшино авылында  очрашуда Рөстәм Миңнехановка районда сабан культураларын чәчү 43,8 мең гектарда башкарылуын әйттеләр. 34 мең гектарда чәчелгән, бу якынча 80 процентны тәшкил итә. “Чәчү ахырына якынлаша, соңгы гектарларны төгәллибез. Кырларда өр-яңа техника эшли”, - диде Аксубай районы башлыгы Камил Гыйльманов.

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республикада авыл хуҗалыгы копмлексларын үсеше буенча район 16 урында тора диде. “Оештырылган төстә чәчү уздыралар. Шәхси хуҗалыклар актив үсештә. Ләкин терлекчеклек тармагы буенча сораулар бар. Инвесторлар үз позицияләрен белдерер дип уйлыйбыз”, - диде ул.

Бүген сөт савуның көнлек күләме 98 тоннаны тәшкил итә. Татарстан Президенты фикеренчә, бу күрсәткечне үстерү өчен районның җитәрлек запасы бар.

Татарстан Президенты сәламәтлек саклау мәсьәләләренә дә зур игътибар бирергә кушты. Ул республикада авыл халкына диспансеризиция уздыру өчен 4 күчмә медицина комплексын эшләтеп җибәрү планлаштырылуын әйтте.

Эш сәфәре барышында аграрийлар белән агымдагы чәчү кампаниясе барышы турында фикер алыштылар һәм гөмбә үстерү комплексында булдылар. Очрашу беткәннән соң Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар өчен куелган һәйкәлгә чәчәкләр салды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.