Рөстәм Миңнеханов ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан Россия Федерациясе Финанс министрына, Федераль казначылык башлыгына һәм Федераль салым хезмәте җитәкчесе урынбасарына медальләр тапшырды

18.12.2020

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясе узачак. Утырышның темасы – 2020 елда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәүнең көтелүче йомгаклары һәм 2021 елга Татарстан Республикасы финанс,казначылык һәм салым органнарының бурычлары.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Финанс министры Антон Силуанов, Федераль казначылык җитәкчесе Роман Артюхин һәм Федераль салым хезмәте җитәкчесе урынбасары Дмитрий Вольвач катнашачак.

Утырыш башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов федераль ведомстволар җитәкчеләре белән очрашты һәм аларга нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм республиканың социаль-икътисадый потенциалын ныгытуга керткән өлешләре өчен ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан медальләр тапшырды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.