Рөстәм Миңнеханов: Бүген Зеленодольск заводы – илнең суднолар төзүче әйдәүче предприятиесе

17.12.2020

А.М. Горький исемендәге Зеленодольск заводы – илнең әйдәп баручы судно төзү предприятиесе. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов А.М. Горький исемендәге Зеленодольск заводының 125 еллыгына багышланган тантаналы чарада хәбәр итте.

Тантана башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов республика оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре күргәзмәсен карады, җитештерү һәм чыгарыла торган продукциянең төп юнәлешләре белән танышты.

Бәйрәм чаралары «Волга» заводы комплексында узды. Предприятие коллективын әлеге истәлекле дата белән котлап, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Зеленодольск заводы командасы бүген мөһим дәүләт бурычларын, шул исәптән экспортка да эшли.

"Заводның үсеш этаплары төрле иде. Катлаулы вакытлар да булды, базар икътисадына күчү, заводка бөлгенлеккә төшүе дә янады. Әмма бердәм коллектив, РФ Оборона министрлыгы һәм шәхсән Россия Президенты тарафыннан зур ярдәм нәтиҗәсендә Зеленодольск заводы үрнәк предприятиеләрнең берсе булып тора. Без сезнең белән горурланабыз һәм һәрвакыт үрнәк итеп куябыз. Зеленодольск судно төзү заводы – барлык контрактларның югары сыйфатлы һәм үз вакытында үтәлеше", - дип ассызыклады Татарстан Президенты.

РФ Оборона министры урынбасары Алексей Криворучко сүзләренә караганда, Зеленодольск предприятиесе үз эшенә һәм нәтиҗәсенә карата иң төп һәм сыйфатлы предприятие булып тора. "Завод коллективы күп елларга эш белән тәэмин ителәчәк, дип ышандыра алам. Гамәлдәге контрактлар бар, якын арада өстәмә контрактлар төзеләчәк. Бу предприятие яшәячәк һәм үсәчәк. Мондый коллективка без, һичшиксез, ярдәм итәчәкбез", - диде ул.

«Предприятие флотка заманча архитектура һәм сугышчан корал берәмлекләрен тапшыра. Корабларның Ватаныбыз һәм хәрби-диңгез флоты данына озак хезмәт итүләрен телим»,- дип билгеләп үтте Хәрби-диңгез флоты баш командующие Николай Евменов.

Тантаналы чара кысаларында Рөстәм Миңнеханов завод үсешенә зур өлеш керткән предприятие хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды. Шулай ук «ТАССР төзелүгә 100 ел» медаленә РФ оборона министры урынбасары Алексей Криворучко һәм Хәрби-Диңгез флоты баш командующие Николай Евменов лаек булды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.