Әгъзам Гобәйдуллин янә Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе итеп сайланды. Мондый карар бүген ТР Муниципаль берәмлекләр советының XV съездында кабул ителде.
Съезд эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты. Делегатларга сәламләү сүзе белән муниципаль берәмлекләрнең Гомумроссия конгрессы президенты, РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Виктор Кидяев мөрәҗәгать итте.
Съезд эше башында Әгъзам Гобәйдуллин «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең 2020 елдагы эше турында хисап тәкъдим итте.
Көн тәртибендә шулай ук ревизия комиссиясе хисабы, делегатлар һәм съездда катнашучыларның чыгышлары да бар иде.
Татарстанның Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов билгеләп үткәнчә, муниципаль берәмлекләр вәкилләренең киңәшмәсе узды, анда ассоциация рәисе постына янә Әгъзам Гобәйдуллин кандидатурасы тәкъдим ителде.
Яңа сайланган Рәис аңа ышаныч белдерүләре өчен рәхмәт белдерде. "Бу минем өчен зур дәрәҗә һәм җаваплылык. Муниципаль берәмлекләр файдасына безнең нәтиҗәле эшебезгә ышанам", - диде Әгъзам Гобәйдуллин.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, ассоциациянең 15нче съезды гадәти булмаган форматта – видеоконференция режимында уза, дип искәртте. "Коронавируска карамастан, тормыш дәвам итә, - диде ул. - Без яңа шартларда яшәргә һәм эшләргә өйрәнергә тиеш. Бүгенге форум җирле үзидарә үсешенең яңа юлларын һәм юнәлешләрен билгеләүгә ярдәм итүгә юнәлдерелгән".
Бу эш кысаларында федераль үзәк һәм республика ягыннан моңарчы күрелмәгән ярдәм чаралары күрелде, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, сәламәтлек саклау, Роспотребнадзор, социаль хезмәтләр, хокук саклау органнары хезмәткәрләренә аерым йөкләнеш төште. Нәкъ менә алар алдынгы линиядә эшлиләр, пандемиянең тискәре күренешләренә каршы көрәш алып баралар. Шулай ук ул гражданлык бердәмлеген, волонтерларның, хәйриячеләрнең, битараф булмаган гражданнарның эшчәнлеген, мохтаҗларга ярдәм итүләрен билгеләп үтте.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук съезд башланыр алдыннан өч томлы китап презентациясе булганын искә төшерде, анда Татарстанның барлык шәһәрләре һәм районнары җитәкчеләре турында биографик белешмәләр тәкъдим ителгән. Басма ТАССР 100 еллыгына багышлана. «Әлеге китап халкына хезмәт итүгә багышлаган татарстанлылар турында юбилей басмалары сериясен лаеклы тулыландырачак», - диде ул.
Муниципаль берәмлекләрнең уңышлы үсеше, һичшиксез, икътисад торышына бәйле, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Пандемия аркасында бөтен дөнья буенча икътисад катлаулы хәлдә калды, һәм Татарстан да читтә калмады, гәрчә безнең ныклык запасы күп кенә тискәре моментларны киметергә мөмкинлек бирсә дә.
Агымдагы елда тулаем региональ продукт күләме 2,4 трлн. сум дәрәҗәсендә фаразлана.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, агымдагы елның 11 аенда икътисадый вәзгыятькә бәйле рәвештә, төбәк бюджеты 42 млрд. сум алмаган, ул федераль бюджетка финанс ярдәме күрсәткән өчен, шулай ук кризиска каршы үз вакытында күрелгән чаралар өчен рәхмәт белдерде.
Татарстанның авыл хуҗалыгында 2020 ел йомгаклары буенча продукция күләме 268,5 млрд.сум дәрәҗәсендә булыр дип көтелә, ягъни 103,1%. Агымдагы елның декабрь ахырына эшсезлек дәрәҗәсе, бәяләүләр буенча, 2,3% тәшкил итәчәк. Юл төзелеше өлкәсендә дә зур эш башкарылды. Быел юл эшләре республика программасын финанслау 37,8 млрд. сум тәшкил итте, шул исәптән федераль бюджет хисабына – 6,5 млрд. сум.
Республикада булачак Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында милләтара һәм динара тынычлыкны һәм татулыкны тәэмин итүгә, традицион рухи кыйммәтләргә ярдәм итүгә, тарихи ядкарьләрне торгызуга, мәчетләргә һәм православие храмнарына зур игътибар бирелә. Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, киләсе елда яңадан торгызыла торган Казан Мәрьям Ана иконасы соборын төзү тәмамланачак.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук хәбәр иткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин 2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны тантаналы бәйрәм итү турында карар кабул итте. «Без алга таба да традицион конфессияләрнең җәмгыятьне рухи-әхлакый камилләштерүдә аларның ролен арттыру, шулай ук радикализм һәм түземсезлек формаларына каршы тору буенча тырышлыкларын эзлекле рәвештә яклаячакбыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Киләсе елның иң мөһим вакыйгаларының берсе-апрель аенда узачак Бөтенроссия халык санын алу булачак. Муниципаль хакимияткә зур җаваплылык йөкләнә, дип искәртте Татарстан Президенты.