Рөстәм Миңнеханов кадрлар резервында катнашучылар белән очрашты

28.03.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы кадрлар резервында катнашучылар белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Очрашу кысаларында резервчылар проектларын якладылар. Барлыгы 20 проект тәкъдим ителде, алар транспорт инфраструктурасы, мәгариф һәм яшьләр сәясәте, социаль сәясәт, цифрлаштыру һәм IT-тармак өлкәсендә республика өчен актуаль һәм кирәкле. Моннан тыш, икътисадның реаль секторын үстерү, гражданнар белән үзара хезмәттәшлек сыйфатын арттыру, шулай ук коррупциягә каршы көрәш буенча тәкъдимнәр күп булды.

Барлык резервчылар да үз остазлары җитәкчелегендә проектлар эшләгән. Остазлары арасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин бар.

Очрашуны ачып, Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, республикада менә инде 7 ел Татарстан Президентының кадрлар резервы формалаштырыла. Резервка икътисадның төрле тармакларыннан актив һәм инициативалы идарәчеләрне сайлап алалар.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, федераль дәрәҗәдә тәҗрибәле идарә кадрларын ачыклауга аерым игътибар бирелә. «Без «Россия лидерлары» конкурсы нәтиҗәләрен һәрвакыт исәпкә алабыз, һәм бу юлы 7 финалист безнең резервчылар булды», - диде ул.

Исегезгә төшерәбез, резервчылар ел дәвамында белем алдылар, стажировкалар уздылар, тәҗрибә уртаклаштылар һәм остазлар җитәкчелегендә проектлар әзерләделәр. Санитар-эпидемиологик хәлгә карамастан, 2020 елда Татарстан Республикасы Президенты резервына сайлап алуда катнашу өчен 242 кеше (2019 елда – 225 кеше) гариза биргән. Моннан тыш, кадрлар резервына Татарстаннан «Россия лидерлары» идарәчеләр конкурсының 7 финалисты керергә теләк белдергән, нәтиҗәдә, резервчылар саны быел 22 кешегә кадәр арткан.

Резервчылар өчен укыту программасы эшләнгән, аңа лекцияләр, семинарлар, тренинглар, шулай ук республиканың муниципаль берәмлекләрендәге резервчылар керә. Программа структурасы 4 модульдән тора: дәүләт идарәсе бурычлары, территориаль үсеш, шәхси нәтиҗәлелек, нәтиҗәле идарә принциплары. ТР Президентының кадрлар резервын укыту Россия һәм чит ил экспертларын җәлеп итеп, дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе базасында уза.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.