Барлык хезмәтләргә һәм район, шәһәрләрнең җаваплы вәкилләренә республика территориясендә язгы ташуларны куркынычсызуздырып җибәрүгә әзерләнергә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
"Якын көннәрдә тотрыклы җылы көннәр көтелә. Кар бик тиз эри башлады. Тиздән язгы ташулар көтелә. Язгы ташулар бик тиз бара башласа, су басу зонасына 23 торак пункт, 4 бакча ширкәте, 5 түбән урнашкан күпер, 2 автомобиль юлы участогы эләгергә мөмкин", - дип хәбәр итте ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, быел кар бик күп – уртача нормага караганда 145%ка җитә. Бу кардагы су запасларының уртача 50%ка артуы дигән сүз. Сулыкларда боз калын булу сәбәпле, елгаларда боз акканда буылып тору куркынычы туа һәм гидротехник корылмаларда авария хәлендәге су белән тәэмин итү эшендә штаттан тыш хәлләр күзәтелә.
«Язгы ташу вакытында шәһәр һәм район администрацияләренә ГТХМ бүлекчәләре, юл хезмәтләре, ГТС баланс тотучылары белән берлектә елгаларның су куркынычы булган участокларына профилактика ясарга, күпер асты киңлекләрен һәм юллардагы су үткәрү торбаларын чистартырга кирәк. Шәһәрләрдә яңгыр канализациясе объектларын һәм авыл җирлегендәге су бүлү каналларын кар суларын кабул итүгә әзерләргә, шәһәр һәм районнарда урнашкан ГТС авария хәлендәге су агызу системасының төзек эшләвен тәэмин итәргә, аларны боздан һәм чүп-чардан арындырырга кирәк", - дип йөкләде ТР Президенты.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов, кешеләрнең сәламәтлегенә куркыныч тудырмас өчен, йортларның түбәләрен кардан һәм боздан вакытында чистарту зарурлыгына басым ясады. «Бу мәсьәләләрне республика шәһәрләре һәм районнарының барлык хезмәтләре һәм җаваплы җитәкчеләре тикшереп торырга тиеш", - дип өстәде Президент.