Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ростехнадзорның Идел буе идарәсенең яңа җитәкчесе Азат Мөбарәкшин белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов Азат Мөбарәкшинны җаваплы вазыйфага билгеләнүе белән котлады. Ул ассызыклаганча, Татарстан – техноген Республика, чөнки төбәктә сәнәгать куркынычсызлыгы мәсьәләләренә аерым игътибар бирелергә тиеш.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Белешмә өчен:
Мөбәрәкшин Азат Фәрит улы 1983 елда Казанда туган. 2006 елда «мәгълүмати-үлчәү техникасы һәм технологияләр» белгечлеге буенча Казан дәүләт энергетика университетын, 2013 елда «юриспруденция» белгечлеге буенча Владимир юридик институтының Казан филиалын тәмамлаган.
2003 елдан бирле төрле коммерция структураларында эшли. 2010 елда ТР Мәгълүмати технологияләр үзәгенә урнашкан. 2014 елдан 2017 елга кадәр – Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары. 2017 елда республиканың Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары булып эшләгән.
2018 елда Азат Мөбарәкшин Мәскәүгә күчеп киткән һәм Ростехнадзорның мәгълүматлаштыру идарәсен җитәкләгән. 2021 елның 22 мартыннан – Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе вазыйфасында.