Татарстан төзүчеләр планлаштырылган торак төзелеше күләмнәренең өчтән берен тапшырганнар

27.03.2021

Торак төзелеше программасы кысаларында 2 млн. 670 мең квадрат метрның 861 меңе файдалануга тапшырылган, бу 32% тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, республикада социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 280 мең квадрат метр булган 161 йорт төзергә кирәк. Бүгенге көндә 1 мең 363 фатирлы 24 күп фатирлы йорт файдалануга тапшырылган. Тагын 75 йорт әзер диярлек.

Коммерцияле төзелеш кысаларында 51 йорт тапшырылган. Быел төзүчеләрнең йөкләмәләре – 1 млн.265 мең кв. метр мәйданлы 164 күп фатирлы йорт. Моннан тыш, бүгенгә 3,8 меңнән артык индивидуаль торак йорт тапшырылган. Планлаштырылган еллык күләм – 8 мең 330 йорт.

Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларын төзү программасы кысаларында 13 балалар бакчасы төзелеше планлаштырылган. Эшләр контракт төзелгән 11 объектта бара. Гомумән алганда, төзелеш-монтаж эшләре 23%ка башкарылган.

Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы биналарны капиталь ремонтлау программасы буенча эшләр күләме 28 объектта 35% ка үтәлгән, ике объект тәмамланган.

Ветеринария идарәсенә караган учреждениеләрне капиталь ремонтлау программасы кысаларында 12 объектның 7се төгәлләнгән. Эшләр күләме 77%ка үтәлгән.

Төзелеш-монтаж эшләренең гомуми күләменнән 70%ы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре биналарына капиталь ремонт ясау программасы кысаларында башкарылган. Ике атна эчендә подрядчылар 10%ка башкарылган эшләрне арттырган. 4 объект файдалануга тапшырылган, тагын 9ында эш дәвам итә.

Стационар социаль хезмәт күрсәтү оешмаларын капиталь ремонтлау программасына 29 объект кертелгән. Эшләр 24 объектта бара, берсендә тәмамланган. Төзелеш эшләре 27%ка башкарылган.

Стационарларны төзү һәм капиталь ремонтлау программасы буенча эшләр контракт төзелгән барлык 10 объектта да алып барыла. Төзелеш-монтаж эшләрен башкару 21% тәшкил итә.

Аңа кертелгән барлык 15 объектта да эшләр алып барыла торган тагын бер программа – җирлекләрнең башкарма комитетлары (Советлары) биналарын (урыннарын) капиталь ремонтлау. Биредә төзү-монтаж эшләре 35%ка башкарылган.

Шулай ук министр быел илкүләм проектлар кысаларында үтәлергә тиешле бурычларны да кыскача билгеләде. Министрлык 12 федераль программа буенча 95 объектта эшләр барышын күзәтеп тора. 81 объект төзелгән. 5 федераль проект кысаларында төзелә торган объектларда төзелеш-монтаж эшләре бара.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.