Әсгать Сәфәров: Татарстан киләчәктә дә Россиянең яңа территорияләренә ярдәм итәчәк

10.11.2025

Татарстан киләчәктә дә Россиянең яңа территорияләренә ярдәм күрсәтәчәк, җирле халыкның уңайлы яшәве өчен шартлар тудыру эшен дәвам итәчәк. Бу хакта ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров Донецк һәм Луганск халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләре, Кырым Республикасы хезмәткәрләре өчен Татарстан Дәүләт Советында белем бирү программасы ачылышында белдерде.

"Бүген безнең төбәкләр арасында хезмәттәшлекнең мөһим этабы башлана, аның төп бурычы - нәтиҗәле дәүләт һәм муниципаль идарә тәҗрибәсен тапшыру, Татарстанда кулланыла торган иң яхшы тәҗрибәләр белән уртаклашу. Берничә ел элек сезнең төбәкләрдә яшәүчеләр язмышның уртаклыгын һәм бердәм киләчәк төзү, Донбассны торгызу омтылышын раслап, Россия составына кайту турында язмыш хәлитерлек карар кабул иттеләр. Новороссияне бөтен ил, шул исәптән Татарстан да кабул итте», – диде Әсгать Сәфәров.

Ул искәрткәнчә, Татарстан Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрен шефлыкка алды һәм анда яшәүчеләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтә. Шул исәптән бу шәһәрләрдә торак йортлар ремонтлана, социаль инфраструктура торгызыла, балалар өчен ял оештырыла. "Бу игелекле гамәлдә катнашучы ихтыярыйларның, республиканың гади гражданнарының өлеше мөһим. Бүгенге көндә меңләгән татарстанлы махсус хәрби операция барышында Ватаныбыз мәнфәгатьләрен каһарманнарча яклый. Алар «Алга», «Тимер», «Батыр» һәм башка исемле батальоннар составында, шулай ук өлешчә мобилизация кысаларында формалаштырылган бүлекчәләр составында хәрби бурычлар үтиләр», – дип ассызыклады ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе.

Әсгать Сәфәров билгеләп үткәнчә, МХО зонасында булган татарстанлылар Россиянең яңа төбәкләрендә яшәүчеләрнең һәрдаим ярдәмен тоя. "Моның өчен рәхмәт сезгә. Без геройларыбызның батырлыгы белән горурланабыз һәм аларның тиз арада өйләренә җиңүче булып кайтуларына ышанабыз!"- диде ул җыелганнарга.

Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе өстәп әйткәнчә, Татарстан үзенең нәтиҗәле идарә системасы белән билгеле, ул башкарма һәм закон чыгару хакимиятен, ике дәрәҗәле җирле үзидарәне үз эченә ала. "Дәүләт Советында булганда сез хакимиятнең вәкиллекле органнары эшчәнлеге белән танышырсыз. Аннары берничә көн дәвамында гавами идарә итүнең мөһим аспектларын, безнең цифрлы карарларыбызны, хокукый, социаль, җир, мөлкәт өлкәләре эшен, мәдәни мирасны һәм халыкларның гореф-гадәтләрен саклау өлкәсендәге эшчәнлекне өйрәнә аласыз. Ышанам ки, сезнең Татарстанда булуыгыз төбәкләребез һәм бөтен илебез файдасына алга таба да иҗади эшләргә илһам бирәчәк», – диде Әсгать Сәфәров. Т

атарстанның үзенчәлеге шунда ки, хакимиятнең барлык вәкилләре дә бер зур команда булып эшли, дип сөйләде ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов. "Министрлар, депутатлар, шәһәр һәм район башлыклары, Рәис Администрациясе – барысы да бердәм. Без - республика Рәисе куйган бурычларны тормышка ашыруга юнәлдерелгән бердәм система. Бездә үзара хезмәттәшлек системасы төгәл төзелгән. Шул ук вакытта һәркем Татарстан Республикасы Конституциясендә билгеләнгән бурычын үти», – дип белдерде ул.

Парламентарий ачыклык керткәнчә, депутатларның төп бурычы - кешеләрнең ничек яшәвен белү, кирәк булганда бу мәгълүматны башкарма хакимияткә җиткерү. "Безнең максат - республиканың социаль-икътисадый үсешен законнар белән тәэмин итү һәм халык куйган бурычларны хәл итүдә башкарма һәм муниципаль хакимият органнары белән үзара хезмәттәшлек итү. Бәлки шуңа да республикада хакимиятнең нәтиҗәлелеге шулкадәр югары", - дип йомгаклады ул.

Донецк һәм Луганск халык Республикаларының, Запорожье һәм Херсон өлкәләренең, Кырым Республикасының закон чыгару органнары вәкилләре Татарстанга территорияләрне үстерү өлкәсендәге практикаларны өйрәнергә килделәр. «Россия Федерациясе субъектында вәкиллекле хакимият: Татарстан тәҗрибәсе» белем бирү программасы Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе тарафыннан оештырылган.

10 ноябрьдән 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк программада депутатлар һәм хакимиятнең закон чыгару органнары хезмәткәрләре катнаша.

"Безнең хезмәттәш дусларыбызның безне шундый белем алу чарасына чакыруларына бик шатмын. Өстәвенә, без Татарстан традицияләре белән танышачакбыз. Яңа дуслык мөнәсәбәтләре көтәм. Үзара хезмәттәшлек итәчәкбез", - дип билгеләде Донецк Халык Республикасының Докучаевск шәһәр Советы Аппараты җитәкчесе Анна Литвин.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте. "Татар-Информ" материаллары кулланылды.