Рөстәм Миңнеханов Казан епархиясенең дини-мәгариф һәм хаҗ үзәгендә булды

21.06.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан епархиясенең күп функцияле дини-мәгариф һәм хаҗ үзәгендә булды. Аны Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл озата йөрде.

Үзәк XX гасыр башында төзелгән тарихи бинада урнаштырылган (Зур Кызыл урамы, 12). Объект Казан дини училищесына караган. Совет елларында биредә төрле учреждениеләр урнашкан.

Күптән түгел бинада капиталь ремонт үткәрелгән. Рөстәм Миңнеханов яңартылган биналарны карады, дин тотучылар өчен аш бүлмәсендә (ашханәдә), актлар залында һәм кунак бүлмәләрендә булды.

Митрополит Кирилл, яңа үзәк рухи-әхлакый кыйммәтләрне һәм христиан традицияләрен таратуга хезмәт итәчәк, православие хаҗын торгызуга һәм үстерүгә ярдәм итәчәк, дип сөйләде.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.