Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Общественное телевидение России» (ОТР) телеканалы җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
ОТР 2013 елның 19 маенда тапшырулар күрсәтә башлый. Уртача тәүлеклек аудитория буенча ТОП-20 телеканаллар исемлегенә керә. Төп форматлар: яңалыклар, аналитик дискуссияләр, уен, документаль һәм анимацион фильмнар, мәгърифәт программалары. Эфирда төбәкләр тормышын яктыртуга зур игътибар бирелә.
Татарстан ОТР белән беренче ел гына хезмәттәшлек итми. 2019 елдан алып тапшырулар челтәрендә «Татарстан - Яңа Гасыр» телеканалы тапшырулары күрсәтелә башлады.
Очрашуда хезмәттәшлекне алга таба үстерү турында фикер алыштылар. Аерым алганда, ОТР «Төбәк көне» проекты кысаларында Татарстан Республикасы тарихы һәм казанышлары турында җентекләп сөйләргә планлаштыра.