Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов бүген Казанда Түбән Новгород өлкәсе архив эшләре комитеты җитәкчесе Борис Пудалов рәислегендә узган Россия Федерациясе Идел буе федераль округы архив учреждениеләренең фәнни-методик советы утырышында катнашты.
Фәнни-методик совет Идел буе федераль округы төбәкләреннән архивчыларның эксперт берләшмәсен тәҗрибә уртаклашу һәм архив эшенең заманча үсеше белән бәйле мәсьәләләрне тикшерү өчен җыйды. Мондый мәсьәләләр арасында фәнни-белешмә аппаратын үстерү, архивлар өчен кадрлар әзерләү, авыллар һәм муниципаль берәмлекләр истәлегенә электрон китаплар төзү һәм башкалар.
Роман Шәйхетдинов утырышта катнашучыларны Татарстан Хөкүмәте исеменнән сәламләде һәм ил архивлары – стратегик яктан мөһим мәгълүмати ресурс, аның роле ил өчен цифрлы икътисадка күчү шартларында арта гына бара, дип хәбәр итте. Спикер цифрлы электрон контентны да, документларның төп нөсхәләрен дә саклауның мөһимлеген билгеләп үтте.
"Татарстан архивлары цифрлы трансформация процессына актив җәлеп ителгән: архив эше өлкәсендә дәүләт мәгълүмат системасында эшлиләр, интеллектуаль эзләү системаларын кулланалар һәм телекоммуникация челтәре аша электрон мәҗбүри нөсхәләрне кабул итәләр. Әмма алар алдында цифрлы электрон ресурсны формалаштыру, башка тармакларның мәгълүмат ресурслары белән интеграцияләү, электрон документларны читтән торып куллануга бәйле яңа бурычлар тора – һәм башка шәһәрләрдән һәм илләрдән килгән коллегаларның нәтиҗәле хәл ителешләр эзләү тәҗрибәсе бик файдалы булачак", – дип нәтиҗә ясады ТР Премьер-министры урынбасары.
Белешмә өчен:
Татарстан архивларында Россия Архив фондының 4,5 миллионнан артык кыйммәтле эше һәм 1,5 миллионнан артык башка архив документлары, шулай ук 2 миллионнан артык басма продукциянең мәҗбүри экземпляры саклана. Архив саклагычларының мәйданы 30 мең квадрат метрдан артык, ә стеллажларның озынлыгы 115 километр. «2016-2025 елларга Татарстан Республикасында архив эшен үстерү» дәүләт программасын финанслауның гомуми күләме республика бюджеты акчалары хисабына 2 миллиард сумнан артык тәшкил итә.