Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Казанның Дәрвишләр бистәсендәге 6 нчы балалар поликлиникасының филиалын ачтылар.
Балалар поликлиникасы филиалы торак массив эчендә төзелгән, анда пациентларның уңайлы булулары өчен шартлар тудырылган: уен бүлмәләре, буфет, иркен холллар, ана һәм бала бүлмәсе белән төзекләндерелгән көтү зоналары. Шулай ук гражданнарның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен барлык шартлар да тудырылган.
"Бу - без федераль коллегаларыбыз белән бергә республикада гамәлгә ашыра торган обьектларның берсе. Алар шактый күп, без илебез Президенты Владимир Путинга һәм Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустинга чын күңелдән рәхмәтле. Безнең сөйләрлек, горурланырлык нәрсәләребез бар, Михаил Мишустинның барлык үгет – нәсихәтләрен кабул иттек һәм техник күрсәткечләргә ирешеләчәк", - диде ТР Рәисе.
"Балалар сәламәтлегенә мондый игътибар бирелү бик күңелле, һәр атна балаларга ярдәм күрсәтүче яңа медицина оешмалары ачыла. Бу: реабилитация үзәкләре, стационарлар, ә бүген – поликлиника», – диде Михаил Мурашко.
Ул билгеләп үткәнчә, илдә балаларга ярдәм буенча хәл бик нык үзгәрде. "Балага тууга ук тумыштан һәм нәселдән килгән авыруларны ачыклау өчен махсус тестлар ясала. Бүген без - яңа туган балаларда шундый күп санлы тестлар үткәрүче беренче ил", - диде министр.
Хастаханә бер көнгә 180 кешене уздыруга исәпләнгән. Ул 11,5 мең балага хезмәт күрсәтәчәк. Медицина учреждениесе иң заманча җайланмалар белән җиһазландырылган. Хастаханәдә инфекцион блок, 10 урынлык көндезге стационар, лаборатория, реабилитация чаралары үткәрү өчен зал каралган. Поликлиника базасында тәүлек әйләнәсе травматология пункты эшли.