Татарстан Рәисе һәм РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы медицина хезмәткәрләренә яңа фатирлар ачкычларын тапшырды

22.06.2023

Казанда социаль ипотека программасы буенча төзелгән күп фатирлы торак йортка кешеләрне тантаналы рәвештә урнаштырдылар. Яңа төзелештә 30 фатирны медицина хезмәткәрләре алган. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

Йорт М-14 микрорайонында урнашкан (Алексей Казем-Бек урамы, 6). Ул социаль ипотека программасы кысаларында Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелгән. Барлык фатирлар да чиста бизәлештә тапшырыла, сантехника, электр плитәләре, төтен чыгуын хәбәр итүче  сенсорлары җайланма, су, электр энергиясен исәпкә алу счетчиклары, җылылык регуляторлары һәм мәгълүматны читтән торып укуның автомат системасы белән җиһазландырылган.

Рөстәм Миңнеханов яңа күченүчеләрне бу вакыйга белән котлады. Ул билгеләп үткәнчә, М-14 микрорайонында уңайлы яшәү өчен кирәкле шартлар тудырылган. "Бу мәйданчык безнең медицина учреждениеләрен кадрлар белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Географик, экологик һәм башка барлык параметрлар буенча бу зона яшәү өчен бик уңайлы", - диде Татарстан Рәисе һәм республика медицина хезмәткәрләренең торак шартларын яхшырту эше дәвам ителәчәк, дип өстәде.

Михаил Мурашко ассызыклаганча, Татарстанда медицина өлкәсендә кадрлар потенциалына ярдәм итү буенча системалы эш алып барыла. "Республика яшь белгечләрне җәлеп итү өчен  шартлар тудыра, шул исәптән торак мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм итә. Мин монда табибларны хөрмәт итүләренә бик шатмын", - дип өстәде министр.

Аннары тантана кунаклары Малыхиннар гаиләсенең яңа фатирын карадылар.

Исегезгә төшерәбез, быелның гыйнвар һәм март айларында М-14 микрорайонында табибларга ике 255 фатирлы йортта социаль ипотека торагы ачкычлары тапшырылды. Дәүләт торак фондының 2023 елга инвестицион планы Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында 160,6 мең кв. м. 2885 фатир төзүне күздә тота.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.