Татарстан Рәисе Татарстанда ICL яңа җитештерүен ачуда катнашты

13.11.2023

Бүген Лаеш районында «Лаеш» «Иннополис МИЗ» индустриаль паркы территориясендә компьютер техникасы һәм бастырып чыгару платаларын өстән-өстән монтажлау буенча яңа ICL заводы ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Чара башланыр алдыннан республика Рәисенә «Иннополис» МИЗ чигенә кадәр газүткәргеч тармагы буенча эшләр тәмамлануы турында хәбәр иттеләр. «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманов хәбәр иткәнчә, газ белән тәэмин итү кыска вакыт эчендә - 4 айдан да кимрәк вакыт эчендә - эшли башлаган.

Яңа предприятиедә соңгы әйберләргә заказ бирүчеләрнең ихтыяҗларына туры китереп процессорлар урнаштыру белән бастырып чыгару платаларын өстән-өстән монтажлау башкарылачак. Җитештерү куәте елына 300 мең ана плата тәшкил итә, киләчәктә күләмнәрне 1 млн платага кадәр арттыру планлаштырыла. Яңа мәйданчыкны эшләтеп җибәрү шулай ук система блокларын һәм моноблокларын, ноутбукларны һәм планшетларны, серверларны җыю күләмен икеләтә арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

"Бүген мөһим вакыйга. Бу мәйданчыкта яңа завод барлыкка килде, ул платалар җитештерәчәк. Әлегә 300 мең, әмма без миллионны көтәбез. Һәм, әлбәттә, бу проект илебезнең ИТ өлкәсендә бәйсезлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Без федераль коллегаларыбызга ярдәмнәре өчен рәхмәтле», - диде Рөстәм Миңнеханов ачылыш тантанасында.

РФ Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Василий Шпак билгеләп үткәнчә, яңа югары технологияле җитештерүнең барлыкка килүе - илебезнең электрон сәнәгате үсеше өчен мөһим момент. "ICLның технологик үзгәртеп корулар ягыннан үсүен, үз технологик чылбырын киңәйтеп, өстәлгән бәяләрне арттырып, яңа эш урыннары булдыруын теләр идем", - дип билгеләп үтте ул.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм тантананың башка кунаклары яңа предприятиенең җитештерү линияләрен карадылар, җитештерелә торган продукция үрнәкләре белән таныштылар. Сәнәгатьне үстерү фонды ярдәме белән төзелгән 8 мең кв. метрдан артык мәйданлы ICL заводы бастырып чыгару платаларын өстән-өстән монтажлау цехларын, исәпләү техникасы җитештерүнең конвейер линияләрен һәм яңа тест лабораториясен берләштерә. Үз ана платаларны җитештерү Россиядә җитештерелгән 200дән артык төр исәпләү техникасы чыгарырга мөмкинлек бирәчәк.

Шуннан соң Татарстан Рәисе Татарстанда ICL төркемен һәм «Лаеш» «Иннополис МИЗ»  индустриаль паркын алга таба үстерү мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә үткәрде. "Үз вакытында без "Иннополис" махсус зонасы буенча дөрес карар кабул иттек дип саныйм. Югары Ослан районындагы мәйданчыкта университет һәм технопарклар тупланган, ә монда - җитештерүләр. "Лаеш" индустриаль паркы Казанга һәм аэропортка якын урнашкан, кирәкле инфраструктура җайга салынган – болар барысы да конкурентлы өстенлекләр бирә", - диде Рөстәм Миңнеханов.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.