Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия туган тел форумының пленар утырышында катнашты. Чара Казанда «Корстон» КСКК мәйданчыгында узды.
Форум мәйданчыгында Россиянең 30 төбәгеннән, шул исәптән Татарстан Республикасыннан, милли мәгариф өчен җаваплы методистлардан, татар тел белеме өлкәсендәге галимнәрдән, дәреслекләр авторларыннан, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләреннән 800ләп татар теле һәм әдәбияты укытучысы җыелды.
Пленар утырыш башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов форум кысаларында оештырылган күргәзмә белән танышты. Биредә балалар һәм өлкәннәр өчен төрле китаплар, татар газеталары һәм журналлары, методик эшләнмәләр, татар теле һәм әдәбияты буенча дидактик материаллар, милли костюмнар һәм бизәнү әйберләре тәкъдим ителгән иде. Үзләренең мультимедиа проектларын республика Рәисенә «Татармультфильм» берләшмәсе белгечләре тәкъдим итте. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов татар теле кабинетларын бизәү макетын карады һәм Татарстан телекомпанияләре проектларын бәяләде.
Утырыш эшен ачып, ТР вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васыйл Шәйхеразыев татар теле һәм әдәбияты укытучыларының туган телне саклауда зур роль уйнавын билгеләп үтте. "Әлбәттә, бу күп кырлы эш, ул ата-аналар бергәлеген, балалар бакчаларын, мәктәпләрне, мәдәни үзәкләрне, китапханәләрне, Бөтендөнья татар конгрессының җирле татар оешмаларын, дини тәрбияне берләштерә. Без татар телен өйрәнүгә бергәләшеп генә кызыксыну уята алачакбыз», - диде Васыйл Шәйхеразыев.
ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин ассызыклаганча, бүген татар теле укытучыларына зур бурыч йөкләнә, чөнки мәктәп чоры - туган телне өйрәнгәндә иң мөһим чор. "Моның өчен бүген зур мөмкинлекләр һәм иң заманча шартлар тудырылган. Федераль закон буенча барлык гражданнары да туган телдә белем алырга, шулай ук Россия халыкларының туган телләрен өйрәнергә хокуклы», - дип билгеләп үтте министр.
Рөстәм Миңнеханов форумның һәм махсус күргәзмәнең әзерлек дәрәҗәсен югары бәяләде. "Безгә мондый очрашулар кирәк, алар бик файдалы. Күргәзмә белән танышкач, татар теленең, татар мәдәниятенең зур якты киләчәге барлыгына ышаныч бар. Бу юнәлештә зур эш алып барыла, төрле проектлар тормышка ашырыла һәм конкрет уңай нәтиҗәләр бар. Алга таба да актив эшләргә кирәк. Туган телебезне саклап калу бик мөһим. Бу эштә гаилә, балалар бакчасы, мәктәп зур роль уйный. Әлбәттә, укытучы мөһим урын алып тора. Барыгызга да уңышлар телим. Сезнең белән ешрак очрашырбыз дип өметләнәм», - дип өстәде Татарстан Рәисе, шуннан соң берничә дәүләт бүләгетапшырды.
Бөтенроссия туган тел форумы 12 ноябрьдә башланган иде. Элегрәк делегатлар Арча районында булдылар, анда татар телен укытуның актуаль мәсьәләләренә багышланган төрле чаралар узды. Шулай ук укытучылар өчен татар милли бизәкләрен булдыру, татар декоратив-гамәли сәнгать, халык биюләре буенча мастер-класслар оештырылды.