Татарстан Премьер-министры Нурлатта яңа су әзерләү станциясендә булды

08.02.2024

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Нурлат районында булды. Визитының төп максаты - 2023 ел йомгаклары буенча йомгаклау сессиясендә катнашу.

Сәфәр барышында Алексей Песошин Нурлат шәһәрендәге су алу төене булган су белән тәэмин итүнең яңа системасы эше белән танышты. Объект «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Чиста су» федераль программасы кысаларында төзелгән.н.

Элеккеге шәһәр су алу урыны узган гасырның 70 нче елларында төзелгән булган. Объект авария хәлендә була һәм ышанычлы һәм сыйфатлы су белән тәэмин итми башлый. Су белән тәэмин итү проблемасын тулысынча хәл итәргә кирәк була.

Яңа су әзерләү станциясе төзелеше 2022 елның язында башланган. Программаны гамәлгә ашыру вакытында - 27 километр суүткәргеч челтәре, 6 скважинадан торган 2 су алу урыны төзелә. Яңа станциянең җитештерүчәнлеге тәүлегенә 10 мең куб. метр тәшкил итә. Бу Нурлат шәһәрендә яшәүче 32 мең кешене сыйфатлы эчәр сулар белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

"Эчәр суларның сыйфаты озак еллар Нурлатның көнүзәк проблемаларының берсе булып калган. Шәһәрне су белән тәэмин итү буенча колачлылы проектны гамәлгә ашыру тәмамланган. Район администрациясенә эксплуатацияләүче оешма белән берлектә су алу һәм станциянең өзлексез эшләвен тәэмин итү мөһим», - дип ассызыклады Алексей Песошин.

Киләчәктә яңа су белән тәэмин итү системасына Нурлатка якын торак пунктлар да тоташтырылачак.

Белешмә өчен:

Илкүләм проектны гамәлгә ашыру вакытында республикада эчәр су белән тәэмин итүнең 6 объекты төзелгән, шуларның 4се - узган ел. Нурлат шәһәреннән тыш, Алексеевск районында яңа су әзерләү станциясе барлыкка килгән, Тукай районының Суровка һәм Белоус авылларында су белән тәэмин итү челтәрләре төзелгән.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.