Яңалыклар

14.11.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чистай шәһәренең тарихи үзәген саклау һәм үстерү буенча киңәшмә уздырды.

Киңәшмә ТР Хөкүмәт Йортында узды. Анда ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты ректоры Рәшит Низамов һәм башкалар катнашты.

12.11.2022

Бүгенге катлаулы шартларда хакимият органнарының төп бурычы – гражданнарны кайгырту. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

12.11.2022

Татарстан Республикасында, «Торак фонды мониторингы» дәүләт мәгълүмат системасы мәгълүматлары буенча, күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау 99,5%ка үтәлгән. 753 йортның 34ендә эшләр дәвам итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

11.11.2022

Россия Банкы – FINOPOLIS инновацион финанс технологияләре форумы 10-11 ноябрьдә Мәскәүнең «Крокус Экспо» халыкара күргәзмәkoh үзәгендә үтә. Биредә финтех-индустриянең, банк һәм ИТ-берләшмәнең әйдәп баручы экспертлары һәм лидерлары, цифрлы технологияләрне куллану, импортны алыштыру, цифрлаштыруны үстерү һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен дәүләт хакимияте органнары вәкилләре җыелды.

11.11.2022

Татарстан предприятиеләренең Тыва Республикасы кебек төбәк белән хезмәттәшлекне арттыру белән кызыксынуы зур. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тыва Республикасы башлыгы Владислав Ховалыг белән очрашуда белдерде.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Казан Кремлендәге эш кабинетында узды. Татарстан ягыннан очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм башкалар катнашты.

11.11.2022

Бүген Казан Кремлендә Тыва Республикасы Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында Икътисадый, мәдәни, социаль һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешүгә имза салынды.

Документка Тыва Республикасы башлыгы Владислав Ховалыг һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.

11.11.2022

«Газпром» компаниясе күп еллар дәвамында Татарстан Республикасының машина төзелеше, нефть химиясе, газ-мотор ягулыгы, геофизика, фәнни-җитештерү һәм мәгариф өлкәләрендә ышанычлы партнеры булып тора. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Газпром межрегионгаз Казан» АҖнең 25 еллыгына багышланган тантаналы чарада белдерде. Тантана Казан Ратушасында «Газпром» ГАҖ идарәсе әгъзасы, департамент башлыгы Владимир Марков, «Газпром межрегионгаз» ҖЧҖ һәм «Газпром газификация» ҖЧҖ генераль директоры Сергей Густов һәм «Газпром межрегионгаз Казан» АҖ генераль директоры вазыйфаларын башкаручы Айдар Таһиров катнашында узды.

11.11.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Газпром межрегионгаз» ҖЧҖ генераль директоры Сергей Густов һәм идарә әгъзасы, «Газпром» ГАҖ департаменты башлыгы Владимир Марков белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә узды.

Исегезгә төшерәбез, Сергей Густов һәм Владимир Марков Казанда эшлекле сәфәрдә, төп максаты – «Газпром межрегионгаз Казан» АҖнең 25 еллыгы уңаеннан оештырылган тантаналы чараларда катнашу.

11.11.2022

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәнәгатьнең һәм авыл хуҗалыгының алдынгы хезмәткәрләренә, иң яхшы медикларга, педагогларга, Татарстанның иҗади һәм фәнни-техник зыялылары һәм спорт җәмәгатьчелеге вәкилләренә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды.

11.11.2022

Бүген Зеленодольск районында беренче тоташу газүткәргечнең Свияжск төбәкара мультимодаль логистика үзәгенә (СММЛЦ) символик эретеп ябыштыру узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Газпром» ГАҖ идарәсе әгъзасы, департамент башлыгы Владимир Марков, «Газпром межрегионгаз» ҖЧҖ һәм «Газпром газификация» ҖЧҖ генераль директоры Сергей Густов, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, шулай ук «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманов катнашты.

Битләр: << 251 252 253 ( 254 ) 255 256 257 258 259 260 >>