Бүген «Казан Экспо»да «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турнирын ябу тантанасы узды. Чарада РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко, Россия спорт министры Олег Матыцин һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
РФ вице-премьеры уеннарда катнашучыларның һәм тамашачыларга хезмәт күрсәтүләрне, уңайлылыкһәм имнлек тәэмин итүчеләргә рәхмәт белдерде: "Сез монда, Казанда, гаҗәеп дәрәҗәдә никадәр күп нәрсәләр башкара алуыгызны кабат исбатладыгыз!».
Ул ассызыклаганча, Татарстан эстафетаны фиджитал-уеннар традициясен дәвам итү өчен түбәндәге дәүләтләргә тапшыра: «Спортчылар һәм тамашачылар өчен бу рәхәтлек - фиджитал хәрәкәтенә мөмкин кадәр күбрәк дуслар җәлеп итү», – диде Дмитрий Чернышенко.
Рөстәм Миңнеханов үз чиратында Россия Президенты Владимир Путинга инновацион уеннар үткәрү карары өчен, шулай ук Казанның беренче «Киләчәк уеннары»на ышаныч белдергәне өчен рәхмәт әйтте. "Бүгенге чара тантаналы, ләкин бераз моңсу. Татарстан башкаласы ике атна буена бөтен дөнья җәмәгатьчелеге игътибарында булды. Мин чын күңелдән ил җитәкчелегенә, Россия Президенты Владимир Путин әлеге чараны бездә уздыруга , ышаныч белдергәне өчен рәхмәт белдерәсем килә», - диде республика Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бөтен республика Уеннарны иң югары дәрәҗәдә оештырырга тырышты. "Без сезгә уңайлы һәм кызыклы булсын өчен тырыштык. Шулай ук барлык татарстанлыларга гадәттәгечә республика кунакларынаачык чырай һәм кунакчыллык күрсәткәннәре өчен рәхмәт», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
"Киләчәк уеннары" - физик ярышларны һәм киберспортны берләштерүче фиджитал концепциясендәге халыкара мультиспорт турниры. Ярышларда 107 илдән 2 меңнән артык спортчы катнашты. Алар 21 инновацион дисциплинада ярыштылар.