Татарстанда елына 11 мәктәп һәм 10 балалар бакчасы төзеләчәк

04.03.2024

2019-2024 елларда Татарстанда «Мәгариф» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга 28,5 млрд сум бүлеп бирелгән, шул исәптән федераль бюджеттан 20 млрд сумнан артык. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

2024 елда илкүләм проект буенча 9,5 мең урынга 11 мәктәп һәм 2,2 мең урынга 10 балалар бакчасы төзү планлаштырыла. "Мәгариф системасын үстерүдә инфраструктура проектлары зур роль уйный. Гамәлдәге илкүләм проектлар, программалар һәм республика җитәкчелегенең аерым карарлары кысаларында 2019-2023 елларда 40 мең урынга якын 46 мәктәп төзелде», – дип сөйләде Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.

Шул исәптән, аның сүзләренчә, илкүлм проект буенча 17 мең урынга исәпләнгән 15 мәктәп төзүгә федераль бюджеттан акча җәлеп ителгән. "Бу мәктәпләргә йөкләнешне киметергә, икенче сменада, бигрәк тә зур шәһәрләрдә укучылар санын азайтырга мөмкинлек бирде", – дип ассызыклады Илсур Һадиуллин.

Министр 2019-2023 елларда Татарстанда 16,5 мең урынга исәпләнгән 82 балалар бакчасы төзелүен, шул исәптән федераль финанслау белән «Демография» илкүләм проекты буенча 42 балалар бакчасы төзелүен өстәде.

Моннан тыш, авыл мәктәпләренең 18 спорт залы ремонтланган, бу волейбол, баскетбол, спортның уен төрләре буенча түгәрәкләр ачу мөмкинлеге биргән.

Татарстанның барлык районнарындагы мәктәпләрдә илкүләм проект буенча 436 «Үсеш ноктасы» мәгариф үзәге булдырылган. Алар барысы да заманча җайланмалар белән җиһазландырылган. Бу үзәкләрдә укучылар гомуми һәм өстәмә белем бирү программаларын үзләштерәләр.

Бу ел ахырына кадәр тагын 72 авыл мәктәбендә «Үсеш нокталары» ачылачак һәм физика, химия, биология кабинетларында уку җайланмалары яңартылачак, дип сөйләде ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.

"Бу шартларның барысы да функциональ грамоталылыкны, белем бирү сыйфатын күтәрүгә юнәлгән. Һәм бу нәтиҗәләрне без дәүләт йомгаклау аттестациясе вакытында, укучыларыбыз катнашында төрле конкурсларда һәм олимпиадаларда күрәбез. Әйтик, узган ел БДИ буенча йөз балл җыйган 210 чыгарылыш укучысы арасында 15 мәктәпне – «Үсеш нокталары»н тәмамлаучы булды, – дип ассызыклады ул.

Моннан тыш, «Мәгариф» илкүләм проекты буенча 230га якын мәктәп һәм колледж заманча компьютер һәм мультимедиа җайланмалары алган.

«РФ гражданнарын патриотик тәрбияләү» федераль проекты буенча республиканың меңгә якын мәктәбендә тәрбияләү һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча директор киңәшчеләре ставкалары кертелгән. "Ел ахырына кадәр республиканың барлык мәктәпләре Россия һәм Татарстан Дәүләт символлары белән җиһазландырылачак. Бу яшьләрне патриотизм рухында тәрбияләү өчен нигез булыр", - диде Илсур Һадиуллин.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы белдергәнчә, илкүләм проект ярдәмендә өстәмә белем бирү учреждениеләре челтәре үсеш ала. Мәсәлән, 2020 елда КФУның Алабуга филиалында Фәнни коллаборация йорты булдырылды. "Аның эшендә төп басым табигатьтән нәтиҗәле файдалану, экология, авыл хуҗалыгы фәннәре, биотехнологияләр кебек фән үсеше юнәлешләренә ясала", – дип төгәллек кертте ул.

Республикада балаларга цифрлы белем бирүнең өч үзәге булдырылган. Быел Чаллыда шундый тагын бер үзәк барлыкка киләчәк. Алар техник юнәлештәге өстәмә белем бирү программалары буенча эшлиләр, заманча цифрлы технологияләр һәм информатика буенча чаралар үткәрәләр, укучыларны ясалма интеллект технологияләре белән таныштыралар.

"2023 ел нәтиҗәләре буенча балаларны өстәмә белем белән тәэмин итү 81% тәшкил итте, моңа өстәмә белем бирү үзәкләрен булдыру да ярдәм итте", – дип билгеләп үтте министр.

Бүгенге көндә шулай ук алты «Кванториум» балалар технопаркы эшли. Быел Казанның 64 нче һәм 174 нче мәктәпләрендә ике технопарк ачылачак. "Мәктәп технопаркларында практик физика, химия, биология, менталь арифметика түгәрәкләре эшли. Үзәкләр балалар һәм педагоглар өчен конкурсларның актив оештыручылары булып торалар, укучыларны һөнәри осталык чемпионатларына, шул исәптән «Абилимпикс»ка әзерлиләр, – диде спикер.

Моннан тыш, «Мәгариф» илкүләм проекты буенча колледжларда һәм техникумнарда 64 остаханә булдырылган. "Һөнәри белем бирүнең җәлеп итүчәнлеген үстерүдә ресурс үзәкләрен булдыру буенча колачлы проектлар зур роль уйный. Хәзерге вакытта Татарстанда аларның 47се булдырылган", - дип ассызыклады Илсур Һадиуллин.

Россиядә 2022 елдан "Профессионалитет" федераль проекты эшли. Аның буенча колледжлар һәм техникумнар, студентлар практик күнекмәләр алсын өчен җитештерү предприятиеләре белән хезмәттәшлек итә, дип сөйләде министр.

Аның сүзләренчә, Татарстанда әлеге проект буенча 1 сентябрьгә 14 белем бирү-җитештерү үзәге һәм һөнәри белем бирү кластеры эшләячәк. Шул исәптән 2022-2023 елларда җиде үзәк булдырылган.

29 февральдә Федераль Собраниегә Юлламасында РФ Президенты Владимир Путин мәгариф системасына кагылышлы берничә яңа инициатива турында әйтте. Бу - балалар бакчалары, мәктәпләр, һөнәри һәм югары белем бирү учреждениеләре, тулай тораклар төзү һәм капиталь ремонтлау, мәктәп автобуслары паркын яңарту буенча инфраструктура проектлары. Укытучыларның абруен күтәрү һәм аларга ярдәм итү, яшь профессионалларны һөнәрләрендә ныгыту буенча карарлар", - дип өстәде Илсур Һадиуллин.

Ул искәрткәнчә, дәүләт Башлыгы «мәгариф системасына кагылачак» биш яңа илкүләм проектны эшләтеп җибәрү турында игълан итте. Белгечләр җитмәүне хәл итүгә юнәлдерелгән "Кадрлар" илкүләм проектында мәгариф системасы төп роль уйнаячак. Проект ил гражданнарын укытуда һәм һөнәри үстерүдә ярдәм итәргә тиеш», – дип билгеләп үтте министр.

Проект буенча 2028 елга кадәр миллионга якын эшче һөнәр белгечләре әзерләргә кирәк. "Президент ассызыклаганча, моның өчен белем бирүнең барлык дәрәҗәләренең үзара бәйләнеше ныгырга тиеш – мәктәптән югары уку йортына кадәр, алар барысы да, эш бирүчеләрне дә кертеп, бердәм логикада эшләргә тиеш», – дип белдерде спикер.

Татарстан «Мәгариф» илкүләм проектының «Социаль активлык» федераль проектын гамәлгә ашыруда катнаша. Беренчедән, бу эш республикада ихтыярыйлык хәрәкәте үсешенә бәйле, диде ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

"Инде төрле яшьтәге 182 меңгә якын кеше ихтыярыйлар арасына керде. Татарстан 2023 елда «Социаль активлык» проектының күрсәткечен 28%ка арттырып үтәгән. Республика инде бишенче ел рәттән «Игелекле эшләр төбәге» бөтенроссия конкурсында җиңүче булып килә һәм федераль субсидия ала. Бишенче ел рәттән Татарстан төрле шәһәрләрдә һәм районнарда ихтыярыйлыкны үстерүгә 7 млн сумнан артык акча ала», – дип хәбәр итте Ринат Садыйков.

Моннан тыш, 2025 елга кадәр ихтыярыйлыкны үстерү буенча республика проекты гамәлгә ашырыла. Биредә финанслау 17,3 млн сум тәшкил итә. "Бу акчалар төрле муниципалитетларда ихтыярыйлар үзәкләрен үстерүгә, аларны матди-техник тәэмин итүгә һәм социаль чаралар үткәрүгә юнәлтелә», – дип аңлатты Ринат Садыйков.

Ул республика ихтыярыйларының гуманитар йөкләр җыюга кушылуын һәм аларны Лисичанск һәм Рубежноега илтеп җиткерүдә катнашуларын да өстәде.

Узган ел яшүсмерләр өчен хәрби-патриотик клублар саны 153тән 174кә кадәр арткан. Алар һәр муниципаль берәмлектә урнашкан. Аларда барлыгы 14 меңнән артык өлкән яшьтәге бала шөгыльләнә, дип билгеләп үтте Ринат Садыйков.

Аның сүзләренчә, «Мәгариф» илкүләм проекты буенча республикада «Төбәк яшьләр өчен» федераль проекты гамәлгә ашырыла. Ул РФ субъектларына инфраструктура булдыруга һәм яшьләр өчен социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга өстәмә финанслау алырга мөмкинлек бирә.

"Узган ел федераль проект буенча ике яшьләр үзәген реконструкцияләү өчен 136 млн сум акча җәлеп ителде. Аларның берсе Әлмәттә ачылган. Икенче объект - Казандагы "Вертолет" яшьләр үзәге – якын арада капиталь ремонттан соң ачылачак», - дип ассызыклады спикер.

Быел проект буенча Татарстан 50 млн сумга күбрәк – 188,5 млн сум алачак. Әлеге акчаларның яртысы Яшьләр министрлыгының Химиклар мәдәният йорты – Яшьләр үзәге бинасын ремонтлауның беренче этабына китәчәк. "Икенче өлеш төрле проектларны тормышка ашыруга юнәлдереләчәк – яшьләр сәясәте өчен белем бирү программалары, палаткалы лагерьлар өчен җайланмалар сатып алу, авыл яшьләре өчен мәгърифәтчелек чаралары үткәрү», – дип билгеләп үтте Ринат Садыйков.

Ул шулай ук Владимир Путинның Федераль Собраниегә Юлламасында «Россия яшьләре» илкүләм проектын эшләтеп җибәрү турында игълан итүен искәртте. "Бу безгә яшьләр өчен һәм яшьләр белән бергәләп тагын да күбрәк эшләргә мөмкинлек бирер дип ышанам", – дип нәтиҗә ясады Ринат Садыйков.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте. ММЧ материаллары буенча.