Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Җошкуноз» холдингы Директорлар советы рәисе Ойа Акташ Җошкуноз ханым белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды, анда «Алабуга» махсус икътисадый зонасы генераль директоры Тимур Шаһивәлиев һәм башкалар катнашты.
Татарстан территориясендә «Җошкуноз» компаниясе бизнесын алга таба үстерү мәсьәләләре тикшерелде.
Исегезгә төшерәбез, Төркия компанияләре вәкилләре Татарстанда актив эшчәнлек алып бара, күп санлы уртак проектлар «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә гамәлгә ашырыла.
Рөстәм Миңнеханов очрашу барышында шулай ук Төркия Республикасының Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе булуын искәртте.
Белешмә өчен:
«Җошкуноз Алабуга» предприятиесенә 2014 елның августында нигез салынган. Завод дөнья автомобиль сәнәгате гигантлары өчен «Алабуга» МИЗ җитештерү мәйданнарында инновацион технологияләр, тулысынча җиһазландырылган автоматлаштырылган пресс линияләрен кулланып, җиңел һәм йөк-пассажир автомобильләре өчен табаклы металдан штампланган детальләр җитештерү белән шөгыльләнә.
2023 елның августында «Җошкуноз Алабуга» компаниясе «АвтоВАЗ» компаниясе өчен «Алабуга»МИЗ территориясендә шасси детальләрен серияле җыюны башлап җибәргән.