Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасы Парламенты Мәҗлесе Рәисе Ерлан Кошанов белән очрашты

04.03.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасы Парламенты Мәҗлесе Рәисе Ерлан Кошанов белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә узды.

Исегезгә төшерәбез, Ерлан Кошанов Россия Федерациясенә рәсми визит өчен килгән, элегрәк ул Мәскәүдә булган.

Кунакны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Россия-Казахстан мөнәсәбәтләре кысаларында Казахстан Республикасы һәм Татарстан Республикасы үзара хезмәттәшлеген ныгытуның мөһимлеген билгеләп үтте.

Ул шулай ук күптән түгел генә Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаевның Казанга килүен һәм «Киләчәк уеннары» халыкара турнирын ачу тантанасында катнашуын искәртте. Моннан тыш, Казанда Касым-Жомарт Токаевның Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин белән очрашуы һәм җентекле әңгәмәсе узган.

"Соңгы елларда Казахстан белән хезмәттәшлек дәрәҗәсе шактый артты", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Үзара товар әйләнеше тотрыклы үсә. 2023 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча ул 37%ка арткан һәм 642 миллион АКШ доллары тәшкил иткән.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстанның әйдәп баручы компанияләре Казахстан Республикасы базарында үз урыннарын киңәйтергә кызыксыналар.

Үз чиратында, Ерлан Кошанов җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстанга беренче тапкыр килүен әйтте.

"Мин Казахстан Президентыннан иң җылы сәламләү сүзләрен җиткерәм. Ул күптән түгел Казанга килүеннән һәм «Киләчәк уеннары»турнирын ачу тантанасыннан алган тәэсирләре белән уртаклашты. Президент билгеләп үткәнчә, бу бик креатив карар - спорт, фән һәм технологияләрне берләштерү», - диде Казахстан Республикасы Парламенты Мәҗлесе Рәисе.

Очрашу барышында ул шулай ук Татарстанның Казахстан Республикасының стратегик партнеры булуын, шул исәптән закон чыгару эшчәнлеге өлкәсендә дә хәбәрләшеп эшләвен искәртте.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.