Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама районының Борок авылында күп балалы гаиләләр йортына челтәр газы җибәрү тантанасында катнашты

04.03.2024

Бүген Түбән Кама районында күп балалы гаиләләр яшәгән Борок авылы микрорайонын челтәр газына тоташтырдылар. Газ җибәрү тантанасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин, «Газпром трансгаз Казан» генераль директоры Рөстәм Усманов һ. б. катнашты.

«Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖнең газлаштыру программасын тормышка ашыру кысаларында микрорайон халкының 417 җир кишәрлеге чикләренә кадәр газүткәргечләр кертү эшләре төгәлләнде.

"Барлык халыкны әлеге истәлекле вакыйга белән котлыйм. Газлаштыру программасын гамәлгә ашырган өчен Президентыбызга, шулай ук „Газпром“ системасына дәүләт Башлыгы куйган бурычларны лаеклы хәл иткән өчен зур рәхмәт сүзләрен җиткерде», - дип ассызыклады Татарстан Рәисе.

Яңа төзелгән газүткәргечләрнең гомуми озынлыгы 19 км тәшкил итә. Бүген көнгә газлаштыруга 77 килешү төзелгән, 44 йорт хуҗалыгы челтәр газына тоташтырылган инде.

Түбән Кама районы башлыгы билгеләп үткәнчә, яңа микрорайон актив үсеш ала: газүткәргеч төзелгән, электр үткәрелгән, элемтә линияләре салынган, юллар төзелә. Рамил Муллин әлеге масштаблы проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм иткәне өчен ил һәм республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

Тантана тәмамланганнан соң Рөстәм Миңнеханов күп балалы гаиләләр, шулай ук газ хезмәтләре хезмәткәрләре белән аралашты.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.